Яшел Үзән

22 февраль 2013 яңалыклары

  • 22 февраль 2013 - 09:22
    Яшел Үзән муниципаль районы Советы башлыгы урынбасары билгеләнде.
    Бүген Яшел Үзән муниципаль район Советы депутатлары XXVII сессиягә җыелды. Сессиянең көн тәртибенә 8 мәсьәлә чыгарылган иде. Беренче көн тәртибе буенча депутатлар Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасарын билгеләделәр. Ул - Карамалы Тау бистәсе башлыгы булып эшләгән район Советы депутаты Фоат Шәмсиев. Алга таба сессияне Фоат Шәмсиев алып барды. Бу...
    639
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:18
    Киндер
    Хәзер бабай төшенчәсе искерде бугай. Җитмеш биш яшьлек Искәндәр Гарифҗановка берәүнең дә «бабай» дип эндәшкәне юк. Хәтта биш яшьлек малай-шалайлар да «абый» дип кенә җибәрәләр. Зурларның күбесе кушаматы белән, яратып, «Сандр» диләр. Бу кушаматы аңа армиядән ияреп кайткан: анда Искәндәрне бик зурлап, урысча итеп, Александр дия торган булганнар. Авылдашлар Александрны...
    872
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:17
    Акча түләттерү дөрес түгел
    Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Яшел Үзәндә торак йортларны «тизәйтелгән» хосусыйлаштыру өчен 10 мең сум акча түләгән очраклар бар. «Торак фондын хосусыйлаштыру муниципаль хезмәт булганга күрә торак-коммуналь хезмәте департаменты аны бушлай күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә бу хезмәт өчен түләгән кешеләргә департаменттан акчаны кире кайтару өчен иск белән судка мөрәҗәгать итәргә...
    629
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:15
    Сугышчы-интернационалистларны искә алдык
    Яшел Үзәннең Җиңү паркында сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы совет гаскәрләренең Әфганстан территориясеннән моннан 24 ел элек чыгарылуга багышланды. Игълан ителмәгән, әмма тугыз елга сузылган сугышта 500дән артык Яшел Үзән егете катнашты һәм үзенең интернациональ бурычын үтәде. 89 офицер, солдат һәм сержант дәүләт бүләкләренә лаек булды, 20 ир-егет туган йортына...
    639
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:13
    Яшел Үзәндә Дәүләт Думасы депутаты кабул итә
    2013 елның 27 февралендә 11дән 13 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмчесе халыкны кабул итә. Кызыксындырган сорауларыгыз булса, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 4-22-52.
    633
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:12
    Салымны үз вакытында түләү – гражданнарның конституцион бурычы
    Салымнар вакытында түләнгәндә генә җирле үзидарәләр халык алдындагы бурычларын үти ала. 2013 елның гыйнварында Яшел Үзән салым хезмәте, җир һәм милек салымын вакытында түләмәгән бурычлы 47 физик заттан суд карары нигезендә бурычларын кайтартуны сорап, судка гариза җибәргән. Әлеге кешеләрнең гомуми бурычы 1278,4 мең сум. Суд аша мәҗбүриләп түләттергәнче, салымнарны үз...
    665
    0
    0
  • 22 февраль 2013 - 09:09
    «Сез Яшел Үзәннән китәргә тиеш түгел!»
    Яшел Үзәндә эшләп килүче югары уку йортларында укучы студентлар белән булган очрашуда ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин шулай дип белдерде. Моның өчен, аның фикеренчә, барлык шартлар да тудырылган: инвестицияләр җәлеп ителә, яңа эш урыннары җитәрлек, яшьләр өчен социаль өлкәдә дә шактый эшләр эшләнә. Бары тик яхшы укырга һәм үзеңне эш...
    619
    0
    0
Реклама