Яшел Үзән

21 февраль 2013 яңалыклары

  • 21 февраль 2013 - 12:34
    Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
    23 февраль - көч, батырлык, намус бәйрәме уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итегез. Ватанны саклаудан да дәрәҗәлерәк эш юк. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында башны түбән иябез, бүгенге көндә Ватанны саклаучыларны һәм Россия армиясендә әле хезмәт итәргә генә әзерләнүчеләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Безнең һәркайсыбыз - сугышчан постта...
    0
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:32
    Күп катлы һәр йортка үз советын булдырырга кирәк
    Күп катлы йортларда яшәүчеләрнең йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләргә сорау һәм дәгъвалары һәрвакыт чыгып тора. Әмма безнең РФ Торак кодексын белмәвебез аркасында, проблемаларның хәл ителмичә калуы бар.Шуларның кайберләренә Яшел Үзән шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов җавап бирә: - РФ Торак кодексында каралганча, идарәче компанияләр елга бер тапкыр милекчеләр алдында...
    643
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:30
    АВЫР ЙӨКНЕ КҮМӘКЛӘШЕП КҮТӘРИК!
    Йөкне күмәкләшеп тартканда гына үргә менәргә була. Бу сүзләр колхозлашу чорын хәтерләтсә дә, Мамадыш-Әкил авыл җирлеге өчен алар бүген дә зур мәгънәгә ия. Әлеге авыл җирлеге җыелышында әйтелгән бу фикер белән барысы да тулаем килеште. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин үзенең исәп-хисап чыгышында бергәләшеп тырышу нәтиҗәләрен әйтеп, шуның өчен авыл...
    707
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:29
    «Суслонгер солдаты» кем ул?
    Бу сүзтезмә йөрәкләрне тетрәндереп, күңелләргә шом салып тора. Мондый атаманы безгә, сугыштан соң туган балаларга, кечкенә вакытта бик күп ишетергә туры килә иде. Гадәттә бу сүзләрне ике төрле мәгънәдә әйтәләр иде. Беренчесендә - бик тә ябык булган кешене жәлләп, икенчедән, шундый ук кешене мыскыл итеп. Суслонгер учлагы (учебный лагерь) Мари...
    1088
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:26
    Ачасыр кырында хәбәрсез югалган самолет
    Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан җиде дистә ел узып барса да, ил тарихында, халык күңелендә онытылмас яралары әле дә төзәлеп бетмәгән. Фронт уты туган ягыбыздан шактый еракта дуласа да, аның эзләрен безнең тирә-юнебездә дә очратырга була. Шул яраларның берсе - Татарстан җирендә төрле сәбәпле һәлак булып, республикабыз шәһәр һәм авыллары зиратларында...
    750
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:25
    Күңелле хатирә
    Бу елның 15 гыйнвары безнең өчен иң күңелле һәм мәңге онытылмаслык көн булып калды. Күгеш мәдәният йортында оештырылган «Бәхетле балачак» бию түгәрәгенә йөрүче бер төркем кыз Карамалы Тау бистәсендә үткәрелгән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадык. Карамалы Тауның яңа мәдәният йорты бик зур һәм матур, нәкъ алтын...
    744
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:23
    Музей – тәрбия урыны ул
    Безнең мәктәптә 1992 елда нигез салынган музей уңышлы гына эшләп килә. Ул туган төбәгебезнең, авылыбызның тарихи-мәдәни мирасын саклауга ярдәм итү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшенә тарту белән беррәттән, музейда тупланган экспонатлар бала күңелендә рухи-әхлакый сыйфатларны формалаштыруга, аларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе тәрбияләүгә бик тә булыша. Без, укучылар, музей эшчәнлегендә катнашуыбыз белән горурланабыз, чөнки...
    1209
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 12:14
    Айгөл олимпиада җиңүчесе
    Физкультурадан олимпиадада җиңү җиңел дип уйлыйсызмы? Аның өчен спортчы булудан тыш, бик күп белергә, күп укырга, Интернетта күп «казынырга» һәм барысына да әзер торырга кирәк. Шуның өчен олимпиада ул. Нык тырышсаң, үз алдыңа максат куйсаң, һәр нәрсәгә ирешеп була. Шәһәрдәге 5нче татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Сәлахова Айгөлнең күптән түгел...
    585
    0
    0
  • 21 февраль 2013 - 11:42
    Булачак галим мәктәптә тәрбияләнә
    Февраль башында Олы Карагуҗа урта мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучыларының «Мин авылны сайлыйм!» фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләренең III республика бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә республиканың 15 районыннан 160ка якын укучы һәм аларның укытучы-фәнни җитәкчесе катнашты. Укучылар «Туган як тарихы», «Туган якның этнографиясе», «Туган якның экологиясе һәм табигатьтән файдалану», «Авыл...
    656
    0
    0
Реклама