Яшел Үзән

19 февраль 2013 яңалыклары

  • 19 февраль 2013 - 12:24
    Шагыйрьне искә алып
    19 февральдә шәһәрнең 16нчы мәктәп базасында каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан муниципаль шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә, шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 70тән артык укучы герой-шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укуда ярышып, Муса Җәлил сүзләренә халкыбызның бөек композиторлары иҗат иткән җырларны башкарып, шагыйрь иҗатының халык күңелендә мәңге...
    550
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 12:16
    Динә Гарипова “Евровидение-2013” конкурсында катнашачак
    Бизнес-онлайн электрон газетасы хәбәр итүенә караганда, якташыбыз Динә Гарипова "Евровидение-2013" конкурсында катнашачак. Бу турыда әле бүген генә билгеле булган. Европа да үткәрелә торган иң мәртәбәле җыр конкурсында Динә Россия исеменнән чыгыш ясаячак. Ул анда инглиз телендә швед җырын башкарачак. Афәрин Динә, без синең белән!
    548
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 12:08
    Кыш сүрелгәндә эшләр кыза
    Кыш ахырга авыша. Хуҗалыклар кайбер эшләрен кызурак тота башлады. Аеруча техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә игътибар көчәйде. Җаваплылыгы чикләнгән «ВЗП Заволжье» җәмгыятенең «Сельхозтехника» предприятиесендә җир эшкәртү техникаларын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Һәрхәлдә, җыю цехына тырма һәм чәчкечләрнең соңгылары кертелгән инде. Биредә уңышлы эшнең сәбәбен аңлавы кыен түгел анысы. Оста куллы уңган...
    527
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 12:04
    Хезмәт хакын күтәрү актуальлеген югалтмый
    Чөнки киләчәктә аласы пенсиябез турыдан-туры хезмәт хакы күләменә бәйле Илдә генә түгел, Яшел Үзәндә дә пенсионерлар саны елдан-ел арта. Узып киткән ел шулай ук искәрмә булмаган. Шулар һәм Пенсия фонды идарәсенең 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2013 елга куелган бурычлары турында күптән түгел идарәнең узган йомгаклау җыелышында әйтелде. Анда РФ Пенсия...
    570
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 12:04
    Янгынга каршы торырга өйрәнергә кирәк
    Былтыр Яшел Үзән муниципаль районда 281 янгын булып (2011 - 298), шуларның 80 проценты торак секторына туры килә. Янгыннарда 10 кешенең гомере өзелгән. Ә 2011 елда янгын корбаннарының саны 7гә күбрәк булган. Яшел Үзән муниципаль район предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә чыгыш ясаган күзәтчелек эшчәнлеге алып...
    566
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 12:01
    МЕҢ БӘЛАГӘ БЕР ДӘВА
    Кыенлыклар күп җыелса да, бергә тотынсак аларны хәл итәргә мөмкин. Сүзебез Васильево бистәсе турында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин әлеге бистә халкының гомум җыелышында әйтте бу фикерне. Җирле үзидарә башлыгы Алексей Шмуклерман җыелышта үзидарәнең 2012 елда башкарылган эшләре буенча исәп-хисап чыгышы ясады. Ул сүзен бистә проблемаларыннан башлады. Васильеводагы җаваплылыгы...
    597
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 11:59
    Ачык диалог
    29 гыйнварда Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен саклауда, хокук бозуларны кисәтүдә актив катнашучы полициянең ирекле ярдәмчеләре чакырылды. Җинаятьләрне ачуда ярдәм күрсәткән өчен яшел үзәнле Виктор Хрычев Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 2012 елның 31 декабрендә Әйшә урманчылыгының 6нчы кварталында ау күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе В.Хрычев тикшерү...
    705
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 11:57
    «Батырлык дәресе»н балалар яратты
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, «Форпост» яшьләр оешмасы активистлары һәм «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы ветераннары белән берлектә, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Батырлык дәресе» уздырды. Мондый патриотик десантлар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәзер гадәти булса да, алар ул очрашуларны көтеп ала һәм алдан әзерләнә. Очрашуның башында...
    553
    0
    0
  • 19 февраль 2013 - 11:53
    Полиция майоры Айрат
    Полиция майоры Айрат Хәбибуллин - бер участокта озак еллар буе тотрыклы эшләүче мактаулы хезмәткәрләрнең берсе. Хезмәте авыр булса да, ул үз һөнәренә тугры - эш урынын алмаштырып, яисә башка бүлекчәләргә күчеп йөргәне юк. Айрат Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә үк милициягә эшкә барырга карар кыла. 1997 елда демобилизацияләнеп,...
    976
    0
    0
Реклама