Яшел Үзән

15 февраль 2013 яңалыклары

  • 15 февраль 2013 - 05:31
    Дини кеше нинди булырга тиеш?
    Шушы көннәрдә бер язмага тап булдым, анда дин бүгенге көндә үзенең популярлыгын югалта бара, дип язылган иде. Уйга калдырды. Коммунистлар заманында барысы да сатып җибәрелде: намус та, вөҗдан да. Аллаһ Тәгаләгә тугры калганнар бик сирәк булды. Әмма хәзер дә күбебез динне кабул итәргә ашыкмый. Дин яшәешебезгә үтеп керә алмады. Дөрес,...
    1862
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:29
    качып котыла алмаган
    7 февральдә Северная урамындагы тулай торакта 60 яшьлек исерек ир вахтер хатынның күкрәгенә пычак белән кадаган. Вахтерның иртән-иртүк ишек кагып уятуы ирнең ачуын чыгара. Ул кулына пычак ала. Ачу белән кадалган пычак 57 яшьлек хатынның йөрәгенә кадәр барып җитсә дә, ул күршеләрен ярдәмгә чакырырга өлгерә. Ашыгыч ярдәм чакырталар. Үзенең ни...
    590
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:28
    Милли-мәдәни үзәктә көтәбез
    2013 елның 20 февралендә 10 сәгатьтә милли-мәдәни үзәкнең чираттагы утырышы була. Рәхим итегез!
    510
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:27
    Корал исәбен алучылар көне
    12 февральдә эчке эшләр бүлегенең лицензия - рөхсәт эше бүлекчәсе (ЛРР) үзенең һөнәри бәйрәмен - оешуының 44 еллыгын билгеләде. 4нче бүлек 1969 елда оешкан. Оешканнан алып шушы көнгә кадәр ЛРР хезмәткәрләре үз бурычларын намус белән үти. Алар нигездә сугыш коралларын законсыз әйләнештән алу, корал кулланып кылына торган җинаятьләрне кисәтү, корал...
    519
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:27
    Килмичә калмагыз!
    2 мартта 14 сәгатьтә Бишнә авылы мәдәният йортында «Күңелләр туган якта» дип аталган якташлар очрашуы була. Әлеге кызыклы очрашуга авылдашларны, туганнарны, авылыбыздан китеп читтә төпләнгән якташларыбызны, гомумән, безнең якларга битараф калмаган дус-ишләрне чакырабыз. Кадерле якташлар, бер-беребез белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп, матур һәм тату итеп яшик.
    549
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:26
    Эшкә автобус йөртә
    «Яңа Тура» технополисына Яшел Үзәннән һәм Васильеводан йөреп эшләүчеләрне вахта автобусы бушлай йөртәчәк. «Яңа Тура» технополисының эшли башлавы турында хәбәр иткән идек инде. Анда безнең Яшел Үзәннән дә йөреп эшләүчеләр бар. Вахта автобусы алар өчен уңайлы булачак.
    550
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:25
    Эшләргә теләсәң
    Муниципаль районда җиңел машинада пассажир йөртүгә 91 рөхсәт кәгазе бирелгән. Моннан тыш, тагын 8 документ тикшерү стадиясендә. Теләге һәм җиңел машинасы булганнар, паспортын, машинасының теркәлүен раслаучы таныклыкны, ИНН, машинаның техник торышы тикшерелгәнгә белешмә алып, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә мөрәҗәгать итә. Пассажир йөртүгә рөхсәт кәгазенең машина йөртүчегә 5 елга...
    514
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:24
    «Килә дөнья ачасым»
    Норлатта яшәүче шагыйрь Альберт Илмөхәммәтовның «Килә дөнья ачасым» дигән китапчыгы дөнья күрде. Бу аның авылдашларына үзенчәлекле бүләк. Каләм иясенең әлеге китабында «Яшел Үзән» газетасында дөнья күргән берничә шигыре, шулай ук яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре урын алган. Китапны чыгаруда ярдәм иткәннәре өчен, автор А.Садыйковага һәм Р.Ибраһимовага бик рәхмәтле.
    561
    0
    0
  • 15 февраль 2013 - 05:23
    Мактаулы исем
    Телевидениене үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары - телевидениенең баш продюсеры (Казан шәһәре) Айтуганова Миләүшә Ләбиб кызына «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбызны ихластан котлыйбыз һәм аңа иҗат уңышлары телибез.
    3
    0
    0
Реклама