Яшел Үзән

14 февраль 2013 яңалыклары

  • 14 февраль 2013 - 12:09
    ХӘТЕРДӘ ТОТУЫГЫЗГА РӘХМӘТ!
    Зөя буенда урнашкан Исак авылы янында һәлак булган ике очучы - Бөек Ватан сугышы каһарманнары Василий Дмитриевич Золотаренок һәм Иван Иванович Корпачев истәлегенә 13 февраль көнне һәйкәл ташын кую тантанасы булды. Очучылар Казан заводында эшләнгән «Пе-2» очкычында Ленинград фронтына очкан чакта, 1943 елның 10 февраль кичендә, һәлак була. Фаҗиганең нидән...
    542
    0
    0
  • 14 февраль 2013 - 12:03
    «Сугыш чыкса да, ач булмассың»
    Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике...
    631
    0
    0
  • 14 февраль 2013 - 12:01
    Тиңдәшсез батырлык күрсәтеп
    Сталинградның авыл хуҗалыгы районнары 1943 елның июненә Татарстаннан 38 ургыч, 55 чәчкеч, 845 сабан, 557 себерке, 10 культиватор, 123 комплект ат җигү дирбиясе, кырыклап төрледән-төрле авыл хуҗалыгы машиналары ала. Шуның өстенә Сталинград өлкәсенә 136 ат, 890 сыер, 458 бозау, 1150 дуңгыз, 485 дуңгыз баласы, 3948 сарык, 1111 бәрән, 1613 баш...
    3
    0
    0
  • 14 февраль 2013 - 11:58
    Милеккә хуҗа булырга теләсәң, ашык
    1 мартта торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана, әмма бүгенге көнгә муниципаль район халкының якынча 85 проценты, гамәлдәге Россия Федерациясе законнарына нигезләнеп, фатирын хосусыйлаштырып өлгергән инде. Үзең яши торган фатирны хосусыйлаштыру туксанынчы елларда башланган иде һәм халык дәүләт тарафыннан бирелгән мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыкты. Хосусыйлаштырылган торак фатирны сатканда, сатып алганда, балаларга...
    639
    0
    0
  • 14 февраль 2013 - 11:52
    Кычкырышмыйк, бергә эшлик!
    Күгәй авылы җирлегендә үткәрелгән җыелышта Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин тынгысыз Күгәй халкы проблемалары белән танышты. Авылда килеп чыккан күп кенә мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә мөмкин дип исәпли ул. Авыл җирлеге җыелышында халыкны борчыган байтак кына сорауларга ачыклык кертелде. Иң беренче итеп, күгәйлеләр урамнардагы юлларның начарлыгына зарланды....
    676
    0
    0
Реклама