Яшел Үзән

8 февраль 2013 яңалыклары

  • 8 февраль 2013 - 12:04
    2013 елның 11 февраленнән шәһәр яны поездлар расписаниесе үзгәрә
    6355нче Казан - Свияжск поезды Казаннан 10.44 сәгатьтә китеп, Свияжскига 11.58 сәгатьтә килеп җитә; 6365нче Казан - Албаба поезды Казаннан 13.20 китеп, Албабага 15.40 килеп җитә; 5550нче Ормар - Свияжск поезды Ормардан 03.42 китеп, Свияжскига 04.18 килеп җитә; 6350нче Свияжск - Казан поезды Свияжскидан 04.20 китеп, Казанга 5.40 килеп җитә;...
    614
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:40
    Мулла Иле – талантлар иле
    Узган атнада Олы Ачасыр авылы мәдәният йортында мулла иллеләр менә дигән шәп концерт күрсәтеп киткән. «Җырга-моңга оста күршеләребезнең мондый концертына 40 сум түгел, 140 сум да жәл түгел»,- дип сөйләп туялмый ачасырлылар.
    597
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:39
    Аракы сатылмый
    Уразлының зур булмаган кибетендә халыкка көндәлек кирәкле бөтен төр продукция дә сатыла. Халкы уңды сатучылардан. Ирле-хатынлы Гөлнур һәм Рафаэль Ганиевлар авылдашларының бөтен заказын үтәргә әзер. Атнасына өч мәртәбә Васильеводан һәм күрше Мари Иленнән икмәк һәм күмәч тә кайтарып саталар. Авыл халкы кибеттә аракы сатылмавына аеруча сөенә. Сатучылар нибары 7 пенсионер...
    665
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:38
    Авыру кеше дә эшләргә хаклы
    «Яшел Үзән психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә хәзерге вакытта 469 өлкән яшьтәге кеше һәм I, II группа инвалид яши, шуларның 304е - ир-ат. Интернат директоры Лариса Ишелина дүшәмбе киңәшмәсендә әйтеп үткәнчә, авырулар, сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, эшләргә теләк белдерә, әйтик, тегүче яисә урам себерүче булып. Интернатта яшәүче...
    628
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:37
    Герой-шагыйрь истәлегенә
    Район мәктәпләре укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк Шигырь бәйрәменә әзерләнә. Мәгариф идарәсе белән берлектә 16нчы мәктәп әзерли торган Шигырь бәйрәмендә Муса Җәлил сүзләренә төрле елларда композиторларыбыз иҗат иткән җырлар да яңгыраячак. Укучылар жюри хөкеменә шагыйрьнең көрәштәшләре язган, шулай ук Муса Җәлил турында язылган шигырьләрне дә...
    692
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:37
    Республикада иң яхшы бүлекчә
    Яшел Үзән районы ведомстводан тыш сак бүлеге республикада иң яхшы бүлекчә кубогына лаек. Бу хезмәткә соңгы дүрт елда Гомәр Миңнуллин җитәкчелек итә. Бүлекчә бу көнгә 1500 объектны саклап, алар арасында банклар, складлар, йорт һәм фатирлар бар. Сак хезмәткәрләре төп хезмәтләреннән тыш полициянең башка экипажлары кебек үк җәмәгать тәртибен саклау чараларында...
    591
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:36
    Билгеләнү
    2013 елның 1 февралендә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительство бүлеге җитәкчесе вазифасына Кәримова Гөлнара Марат кызы билгеләнде. 2013 елның 1 февралендә «Яшел Үзән шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе вазифасына Герасимов Юрий Николаевич билгеләнде.
    0
    0
    0
  • 8 февраль 2013 - 06:33
    Котлыйбыз!
    Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршында куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итүе һәм хезмәтендә зур уңышларга ирешкәне өчен Яшел Үзән ЗАГСы мөдире Римма Закирова РФ Юстиция министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    0
    0
    0
Реклама