Яшел Үзән

6 февраль 2013 яңалыклары

  • 6 февраль 2013 - 04:44
    Яшьлек ярлары
    Чүплеккә килүләренең сәбәбе, ашарлары такы-токы гына булу сәбәпле бозылып өлгермәгән ризыкларны җанварлар, эт өерләре килгәнче җыеп китү икән. Әле менә күптән түгел генә бер хәрби складтан срогы чыккан кайбер продуктларны машина-машина монда китереп аударганнар да шунда ярым ач халык килеп ябырылган ди. Шуннан соң озак та узмаган тирә-якта дизентерия кебек...
    0
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:42
    Укытучым бүләге
    Укытучы - мәдәният, белем, яктылык, акыл, матурлык таратучы. (Әминә Фазлуллина). Көтмәгәндә миңа Айдар авылында яшәүче укытучым Әминә Фазлуллинаның «Мин картайдым димәгез...» дигән шигырьләр китабын алып килеп тоттырдылар. Шигырьләр, истәлекләр... Тик беренче чиратта минем игътибарымны алар түгел, китаптагы фотолар җәлеп итте. Менә беренче биттә озын толымлы бик матур кыз рәсеме. Бу...
    1018
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:41
    Сессия була
    2013 елның 7 февралендә 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараеның конференцияләр залында икенче чакырылыш Яшел Үзән шәһәре Советының чираттан тыш XXI сессиясе була. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре буенча участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар тәкъдим итү.
    0
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:40
    Яңа стела
    Мирныйда автовокзал янындагы урам чатында яңа стела калкып чыкты. Стела 7 баганадан тора һәм аның уртадагы биек баганасына Горький исемендәге завод продукциясе - көймә ясалуы шәһәрнең суднолар төзү белән шөгыльләнүенә ишарә.
    574
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:39
    Каратмәндә МәүлЕТ бәйрәме
    31 гыйнвар көнне Каратмәндә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен - Мәүлет бәйрәмен шатланып һәм зурлап билгеләп үттеләр. Мәчеткә бәйрәм уңаеннан 30га якын кеше җыелган иде. Халык бәйрәмне оештыручылар - ирле-хатынлы Мәрьямбану һәм Фәйзи Зиннәтуллиннарның Коръән сүрәләрен укуларын яратып тыңлады, вәгазьләре йөрәккә сары май булып ятты.
    632
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:38
    Яшел Үзәндә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале
    Февраль башында Татарстан Республикасының барлык медицина учреждениеләрендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында Яшел Үзән мәктәпләрендә укучы 53 чыгарылыш укучысы, Яшел Үзән шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясе һәм үзәк район дәваханәсенең хирургия бүлегендә булып, аларның хезмәте белән танышты. Моннан тыш, укучылар Казан дәүләт медицина университеты факультетлары турында видеороликлар карады,...
    607
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:37
    Билгеләнү
    2013 елның 1 февралендә Яшел Үзән муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе вазифасына Кадникова Эльза Ринат кызы билгеләнде. 2013 елның 4 февралендә «Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе вазифасына Сафин Алексей Алексеевич билгеләнде.
    0
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:34
    Котлыйбыз!
    Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәр прокуроры Брынза Сергей Петрович Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
    0
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:23
    Авыл җыеннарында
    Районыбыз авылларында халык җыеннары дәвам итә. Аларда, кагыйдә буларак, авыл башлыгы узган ел дәвамында башкарылган эшләргә авылдашлары алдында хисап тота һәм агымдагы ел дәвамында башкарылырга тиешле эшләрне барлыйлар. Җыеннарда, шул авыл җирлегеннән сайланган район депутатыннан тыш, район башкарма комитеты, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы, социаль яклау, пенсия фонды, сәламәтлек саклау, халыкны...
    587
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:22
    Энергияне саклап тотсаң
    Районның зур булмаган «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы республика күләмендә үткәрелгән «Энергопартнер-2012» бәйгесендә җиңеп чыкты. Казанның «Ривьера» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Энергосбыт» җәмгыяте үткәргән «Энергопартнер-2012» республика бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Узган елда бәйге 6 номинация буенча уздырылган иде. Болар - зур сәнәгать предприятиеләре, сәнәгать предприятиеләре, кече бизнес, авыл хуҗалыгы...
    562
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:20
    Яшел Үзәнгә үзбәк тә килә, украин да
    Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә чит мәмләкәтләрдән килүчеләр саны үзгәрмәгән диярлек. Узган елда миграция хезмәтендә чит дәүләтләрдән килгән 3 меңнән артык кеше исәпкә куелган. - Былтыр Яшел Үзәнгә Үзбәкстан Республикасыннан килүчеләр саны 27 процентка артты, - дип сөйли Федераль миграция хезмәтенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Антон Губачев. Ул 4...
    523
    0
    0
  • 6 февраль 2013 - 04:18
    Берләштерү әлегә туктатыла
    Районыбыз авылларында бара торган җыелышларда, беренче чиратта, халыкны иң нык борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелә. Олы Шырдан авылы җирлеге җыелышында, мәсәлән, узган ел башланган авыл җирлекләрен берләштерү чараларының - үзенә бер төрле оптимизациянең ничек-нәрсә белән бетәчәген белештеләр. Халык күтәргән сорауга Яшел Үзән районы авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге мөдире Илдус Сираҗиев...
    593
    0
    0
Реклама