Кар яуганга, бөтен тишек-тошыкларны тутырып буран котырганга, бер дә кайгырмыйм мин. Кар яуса, җиргә муллык ява дип, сөенәм. Басу-кырларга, көздән чәчелеп калган уҗымнарга да, яз көне чәчеләсе игеннәргә дә, бәрәңге бакчаларына да дым бик кирәк. Туфракта дым җитәрлек күләмдә булса, басуларда уңыш та әйбәт була, димәк, табыннарыбыз да мул була...