Яшел Үзән

25 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 25 гыйнвар 2013 - 12:26
    Европа стандартлары буенча – 20 төр казылык
    Бүген Яшел Үзән районының "Авангард" акционерлык җәмгыятендә казылык җитештерү предприятиесе ачылды. Аны ачу тантанасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин катнашты. "Авангард" җәмгыяте үзенең фермаларында җитештерелгән дуңгыз һәм сыер итләреннән 20 төр казылык әзерләячәк. Быел 2013 елда 500 тонна продукция җитештерүне күздә тота.
    473
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 05:00
    Укучы балаларга – карта
    ТР Элемтә һәм информатизация министрлыгы балаларның өстәмә белем бирү учреждениесенә йөргәнен исәпләүче картаны гамәлгә кертте. Әлеге программа пилот проект буларак Яшел Үзән районы һәм шәһәре уку йортларында кулланыла башлады. Проектны эшләү өчен Татарстан бюджетыннан 5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Проектта катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучыларга - смартфоннар,...
    480
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:59
    Башыңа кайгы алма
    Сыра сатуны чикләү буенча махсус закон дөнья күргән иде. Ел башыннан бирле районда сыра сату законын бозган 29 очрак теркәлгән. Этиль спирты һәм алкоголь продукциясенең әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе полиция хезмәткәрләре белән берлектә әлеге эчемлекне сату кагыйдәләрен даими тикшереп тора.
    505
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:58
    Беренче канал – Яшел Үзәндә
    23 гыйнварда шәһәргә федераль телевидениенең 1нче каналыннан журналистлар килеп, «Яшел Үзән феномены» дигән тапшыру төшерде. Үзәк каналның Яшел Үзән белән кызыксынуы Динә Гарипованың «Голос» бәйгесендә зур җиңүенә бәйле. Журналистларга оста җырчыны үстереп биргән Яшел Үзән балалар музыка театры артистлары вокал, хореография буенча мастер-класслар, спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Әлеге тапшыруны алдагы якшәмбедә...
    482
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:58
    9 Майга ачыла
    «Родина» мәдәният сарае, төзәтү-төзекләндерү эшләреннән соң, 9 Майга - Җиңү көненә ачылырга тиеш. Ремонт эшләре белән шөгыльләнүчеләр алдына район башкарма комитеты шундый җитди бурыч куйган. 9 Майда төп чаралар нәкъ менә шунда узар дип планлаштырыла.
    663
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:57
    Универсиада төзелешенә
    Шушы көннәрдә Яшел Үзәннән Казанның футбол стадионын төзүгә 50 төзүче китәчәк. «Универсиада-2013» кысасында Казансу елгасы буенда төзелә торган яңа футбол стадионы Универсиаданың йөрәге дип атап йөртелә. Тик анда әлегә эш күп. Объектны төзеп бетерүдә Яшел Үзәннең тәҗрибәле төзүчеләре дә катнашачак.
    479
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:56
    Рәсем бәйгесе игълан ителә
    Россия УФСКНның Татарстандагы идарәсе наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан балалар арасында рәсем бәйгесе уздырыла. Бу бәйге «Безне Россия ФСКНы саклый» дип атала. Балаларның ясаган рәсемнәре 2013 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең положениесен түбәндәге сайтның «Наркотикларга каршы конкурс» дигән бүлегеннән табарга була: http://ufskn.tatarstan.ru.
    427
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:54
    Яңа стадионны үзебезчә атыйк
    «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы быел Казанда узачак Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткәрү өчен төзелә торган 45 мең кеше сыярлык стадион исеменә бәйге игълан итте. Бәйге оештыруга «Татар-информ» агентлыгы җаваплы, аның электрон адресы: pr@tatar-inform.ru. Ул ике этапта уздырыла. Аның...
    418
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:51
    ТИҢДӘШСЕЗ БАТЫРЛЫК КҮРСӘТЕП
    (Дәвамы. Башы 4нче санда). Дошманның Сталинградка омтылучы дәһшәтле көченә каршы торучы 62нче армия карамагында Татарстанда оешкан 147нче укчы дивизия дә була. Әлеге дивизия август урталарында генерал А.Вольхин җитәкчелегендә Суровикино станциясе тирәләрендә оборона тота. Ярым камалышта калуга да карамастан, дивизия сугышчылары байтак кына дошман көчләренә зыян китерә, күпмедер дәрәҗәдә аларны тоткарлый....
    0
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:49
    Караңгылык капламасын
    Ут... Ләкин ул кайда яши соң? Әллә аны кемдер ясыймы?.. Шушы юлларны язарга да өлгермәдек, кыңгырау чылтырады. Дәрес бетте. Укытучы апабыз, дәвам итеп, ут турында өйдә язып бетерегез, диде. Бу юлларны укып, бик-бик озак уйланып утырдым. Кичке аштан соң бу сорауны әтиемә дә бирдем. Ул миңа ут турында менә нәрсәләр...
    398
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:46
    Булганнан бар да була
    «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс», - ди безнең халык. Хәзерге замана бигрәк тә күп һөнәр белүне таләп итә. Бала кечкенәдән үк хезмәтне яратып, аңа өйрәнеп үссә, тормыш юлында сынауларны җиңел үтә дип уйлыйм. Алар баладан күп сабырлык, тырышлык таләп итә. Газета укучыларны шушы сыйфатларны үзенә туплаган яшүсмер егет белән таныштырып...
    1
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:45
    Ваемсызлык бәясе – ике бала гомере
    18 гыйнварда Васильевоның Западная урамындагы йортта бәла чыга. Коридордан чыккан янгынны хуҗалар үзләре күрә. Яшь ир 2 айлык кызын алып чыгып өлгерә, 21 яшьлек хуҗабикә дә чыга. Әмма аларның өйдә тагын ике һәм биш яшьтәге кызлары кала. Янгын сүндерүчеләр аларны эзләп табып, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кулына тапшыра. Балаларның берсе...
    415
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:43
    Башлары яшь, ә явызлыклары баштан ашарлык
    Яшел Үзән шәһәр суды ике яшүсмернең РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче кисәге, 111нче маддәнең 4нче пункты һәм 158нче маддәнең 2нче пунктында каралган җинаять эшен карады. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Е.Савельев сөйләвенчә, аларның беренче җинаяте узган елның гыйнварында кылына. Анатолий Иванов белән Илмир Рәшитов (исем-фамилияләр үзгәртеп бирелә) Хаҗиев урамында «ВАЗ-21099» автомобиленең...
    569
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:37
    ТЕРЛЕКЧЕГӘ СУЫК ТИМӘСЕН!
    Кышкы суыклар һәр эштә дә авырлыклар тудыра, билгеле. Авыллардагы хуҗалыкларның терлекчелек тармагы нәкъ шушы чорда сынала дисәк тә ялгыш булмас, мөгаен. Кышкы салкыннарга алдан әзерләнү мәслихәт. Хуҗалык ферма корылмаларын төзекләндереп, мал азыгын җитәрлек итеп тупларга тиеш. Сыерлар күбесенчә шушы кышкы айларда бозаулый - бу мәшәкатькә дә әзер булырга кирәк. Һәм,...
    501
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2013 - 04:35
    «Яңа Тура» – чиксез мөмкинлекләр мәйданы
    Массакүләм мәгълүмат чараларында зур шау-шу куптарган, «Яңа Тура» технополисы ачылды. Без бөтен бер гаиләләргә ял итү урынына әйләнәчәк, меңләгән кешегә эш урыны биргән һәм производство-логистика агроүзәге, фәнни үзәк, кече инновацион компанияләр бергә тупланган уникаль мәйданда булып кайттык. 271нче федераль законга ярашлы рәвештә хәзер шәһәр эчендәге капиталь итеп төзелмәгән базарлар барысы...
    354
    0
    0
Реклама