Яшел Үзән

18 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2013 - 06:47
    Татар Танаенда көрәш бәйгесе
    Районның яшь көрәшчеләренә көч сынашырга мөмкинлек табылып тора. Әйткәнебезчә, спортчылар үзара ярышып кына остара ала. Яңа елга кадәр үк, 22 декабрьдә Татар Танае урта мәктәбендә «Кызыл Шәрык»-Агро» ААҖ призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча традицион районара турнир булып узды. Бу мәртәбәле ярышны Татар Танаенда ел саен менә шулай зурлап уздыра...
    623
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:46
    «Мисс Яшел Үзән» билгеле булды
    Ниһаять, 12 гыйнварда Яшел Үзәннең иң чибәр 15 кызы арасыннан берәүне иң чибәре дип игълан иттеләр. Кызларның барысы да мактауга лаек, шуңа күрә аларның барысы да төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Ә «Мисс Яшел Үзән-2012» исеменә Анна Исаева лаек дип табылды. Тиздән ул бу исемне «Татарстан гүзәле-2013» бәйгесендә раслаячак.
    565
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:45
    Күргәзмәдә күренеп
    Бу көннәрдә, ягъни 17сеннән алып 27 гыйнварга кадәр, Татарстан делегациясе «Яшел атна-2013» халыкара күргәзмәдә катнаша. Германия башкаласында баручы күргәзмәдә нигездә авыл хуҗалыгы казанышлары күрсәтелә. Татарстан Республикасы делегациясе составында «Майский» теплицалар комбинаты» ширкәте дә бар. Кайсы күргәзмәдә генә катнашмасыннар, безнең якның уңдырышлы туфрагында җитештерелгән яшелчәләргә тел-теш тидерерлек түгел.
    604
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:44
    Балалар йортында кунаклар
    16 гыйнварда Яшел Үзән балалар йортына Яңа Турадан бер төркем делегация килеп китте. Кунаклар балаларга кием-салым, күчтәнәч китергән. Бу хакта тулырак язма газетабызның киләсе санында биреләчәк.
    609
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:43
    Фән олимпиадаларында
    Гомуми белем бирү мәктәпләрендә фән олимпиадаларының муниципаль туры тәмамланды. Район буенча үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңүчеләр Казанда узачак республика олимпиадасында шәһәр һәм район данын яклаячак. Муниципаль турда шәһәрнең 1, 3, 9нчы мәктәп укучылары белем нигезләрен тирән һәм төпле үзләштерүләре белән аерылып торган.
    612
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:43
    Пенсия арта
    2013 елның 1 февраленнән, РФ Хезмәт министрлыгы мәгълүмат чараларына хәбәр иткәнчә, хезмәт пенсиясе 6,6 процентка арта. Нәтиҗәдә, картлык буенча пенсиянең уртача күләме 639 сумга артыр дип көтелә. Шуны да әйтергә кирәк, интернет челтәрендәге Росстат мәгълүматлары буенча былтыр инфляция күләме 6,6 процент тәшкил иткән.
    608
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2013 - 06:41
    Мактаулы исем
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Яшел Үзән муниципаль районы җирле үзидарә органнарында законлылыкны ныгытудагы казанышлары өчен, Яшел Үзән муниципаль район Советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Баһавиева Рәшидә Нәбиулла кызына «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
Реклама