Яшел Үзән

16 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2013 - 05:41
    КИЛӘЧӘГЕ ӨМЕТЛЕ БУЛСЫН!
    Бишнәдә оешкан «Өмет» ансамбле Чыршы бәйрәмендә тәүге чыгышын ясады. Ансамбльне җыр яраткан ветераннар оештырды. Яңалык авыл халкына хуш килде: бәйрәм концертын яратып карады тамашачы. Уңыш канатландыра. Ветераннар театр сәнгатендә дә көч сынамакчы. Хәзер К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен куярга әзерләнәләр.
    582
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2013 - 05:40
    МУЛЛА ИЛЕ БӘЙГЕЛӘРЕ
    Авыл халкы яңа елны каршылаганда йортларын, ихаталарын бер-берсеннән калышмаска тырышып бизәде. Безнең татар халкы, Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне торакларын тәртипкә кертеп, кунак көткәндәй бизәнеп каршы ала. Мулла Илендә, шул гадәткә тугры калып, тырыштылар һәм җирлек үзидарәсе бәйгеләр дә үткәрде. Җиңүчеләрне комиссия билгеләде. «Иң матур бизәлгән йорт» номинациясендә - Гыйлмановлар...
    489
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2013 - 05:40
    Әзер тор
    Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр 1 июльдән күтәрелергә мөмкин. Һәрхәлдә, 30 апрельгә кадәр ягъни ягу сезоны тәмамланганчы бәяләрне күтәрми торалар. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр салганча, 1 июльдән суга һәм канализациягә бәяләр якынча 3-7 процентка артыр дип көтелә.
    507
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2013 - 05:37
    Алмаз – беренче
    12 гыйнвар көнне Әтнә район үзәгендә легендар көрәшче Бәрәз Хафиз призына милли көрәш буенча ярышлар узды. Әлеге мәртәбәле ярышларда, Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр дә катнашып, район данын яклады. 65 килограмм авырлыкта Әхмәтҗанов Алмаз лаеклы рәвештә I урынны яулады. Жюри Алмазны иң яхшы көрәш алымын күрсәтүче көрәшче буларак...
    545
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2013 - 05:36
    Билгеләнү
    2012 елның 27 декабрендә «Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе итеп Ринат Рәшит улы Җаппаров билгеләнде.
    0
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2013 - 05:28
    Бүләкләүләр
    Күпьеллык намуслы хезмәте, производство бурычын уңышлы үтәгән өчен, «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Илья Благовещенский, «Торак комплексы» идарә итүче компания» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директор урынбасары Юрий Мельников РФ Төбәк үсеш министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен,...
    0
    0
    0
Реклама