Яшел Үзән

15 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 15 гыйнвар 2013 - 12:35
    Ач, шигърият, серләреңне!
    Кар яуганда Күбәләктәй уйнап карлар ява, Табигатьтә чиста, саф сулыш. Бала көткән ана күңелендә Шатлык белән тулган моң, сагыш. Җир өстенә беренче кар ятты, Сиздереп лә кышлар салкынын. Кыш салкыны гына баса алмас, Сагынып янган йөрәк ялкынын. Карлар яугач, кайтам, диде бала, Бик ерактан - тайга җиреннән. «Исән-имин күрешүләр язсын!»...
    1746
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:23
    Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау
    Бүген безнең балалар фән-техника яңалыклары белән таныш. Алар интеллектуаль яктан да үзләрененнән алдагы буыннардан көчлерәк. Ләкин һөнәр сайлау - һәр буын өчен зур сынау. Нинди һөнәр сайларга? Кызганычка каршы, күп укучыларыбыз диплом алу уе белән генә яна. Шуңа күрә мондый яшьләребез югары уку йортларына белем алу, белгечлек үзләштерү өчен түгел,...
    942
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:21
    Героин сатучы вокзалда ук тотылган
    Яшел Үзән шәһәренең тимер юл вокзалы перронында ТР буенча наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре 115 грамм героин белән бер ирне тоткарлаган. ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРО хезмәткәре Светлана Крылова сүзләренә караганда, 42 яшьлек яшел үзәнле наркополицейскийларга күптән таныш. Наркотик кулланучы буларак аның закон белән проблемалары чыгып торган, наркотик матдә саклаган...
    967
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:20
    «Сыра» рейдлары дәвам итә
    Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сыра эчемлекләрен законсыз сату очракларын ачыклау рейдларын дәвам итә. «Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен дәүләт көйләве турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә 2013 елның 1 гыйнварыннан сыра стационар булмаган сәүдә объектларында, контроль-касса техникасыннан башка һәм төнге чорда сату тыела. Сыра стационар сәүдә объектларында һәм шәһәрдә...
    671
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:18
    Бәйрәм тыныч узган, әмма җитешсезлекләр дә булган
    Яшел Үзән муниципаль районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән яңа елдагы беренче киңәшмәсендә узып киткән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга йомгак ясалды. Яшел Үзән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, коррупциягә каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Гыймадиевның чыгышы Татарстан Республикасы халкы һәм эшмәкәрләр фикерен өйрәнү, Яшел Үзәндә...
    714
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:16
    «Халык ярдәме безгә бик кирәк»
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерүләр бүлекчәсендә 2012 елга йомгак ясалды. Бу бүлекчә Татарстанда иң зурларның берсе. Аның бурычы - кеше сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян китергән, милеккә каршы булган, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле һәм башка төр җинаятьләрне тикшерү булып тора. Яшел Үзән тикшерүчеләренең елны ничек тәмамлаулары турында әлеге бүлекчә җитәкчесе,...
    703
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 12:09
    Яңа елда яңа тәртип
    Яңа елдан юлларда тәртип бозучы машина йөртүчеләргә дә яңача яшәргә туры киләчәк. Ягъни административ хокук бозган өчен яңа тәртиптә җавап бирергә кирәк була. Бу хакта Россия Федерациясенең 2012 елның 25 декабрендәге административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелгән үзгәрешләрдә әйтелгән. РФ КоАПның 12.15нче маддәсенең 3нче кисәге «Транспорт чарасын юлның йөри торган...
    584
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 06:45
    Бүген Карамалы Тау авылында 450 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды.
    Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов катнашты. Шулай ук Президент ремонтланып яткан амбулатория бинасында булды һәм тузган торак программасы буенча төзелгән йортта фатирлар тапшырды. Бу турыда тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.
    625
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 06:19
    Бәла-казадан сак булыйк!
    Яңа ел көннәре янгын сүндерүчеләр өчен нигездә тыныч узса да, 6 янгын чыгып, бер кеше янгын корбаны булды да инде. Янгыннар күп очракта кешеләрнең үз гаебе белән чыга, әйтик, исерек килеш саксыз тәмәке тарту, янгын иминлеге кагыйдәсен үтәмәү. Янгынның беренче ике очрагы гыйнварның беренче көнендә үк Ореховка бистәсендә мунча миченнән,...
    683
    0
    0
Реклама