Яшел Үзән

11 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 11 гыйнвар 2013 - 05:08
    «Чыршы» операциясе нәтиҗәсендә
    Агачларның ылыслы төрләрен саклап калу, аларны әрәм-шәрәм итмәү максатында ТР буенча эчке эшләр министрлыгы елның соңгы ае - декабрьдә «Чыршы» операциясен үткәрә. Быел операция аеруча тыныч үтте, чөнки бу юнәлештә закон бозулар күзәтелмәде дисәк... законсыз рәвештә 5 чыршы кисеп килгән күрше Мари Иленнән берәү тотылган. Тагын берәүне, урман чибәркәен кисүчене,...
    678
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 05:07
    Полиция Кыш бабае
    ТР Эчке эшләр министрлыгының «Полиция Кыш бабае» акциясе кысасында Яшел Үзәннең балалар иҗаты үзәгендә авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме булып, анда ОПНДда исәптә торучы 30 бала катнашты. Бу көнне полиция Кыш бабае белән Кар кызы балалар дәваханәсендә Яңа ел каршыларга мәҗбүр булган балалар янына да барды һәм...
    1351
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 05:06
    Яңа кинотеатр
    Яңа елга эшмәкәрләр шәһәр халкына кызыклы бүләк ясады: Мирныйдагы яңа автовокзал бинасында кинотеатр эшли башлады.
    666
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 05:05
    Акчасыз юлга чыкма
    1 гыйнвардан шәһәр транспортында юл йөрү бәяләре үзгәрде. Элек зур автобуста утырып барган өчен 12 сум түләгән булсак, хәзер 15 сум түләргә. Бер үк вакытта якын-тирәдәге авылларга, шулай ук Казанга йөрүче автобусларга да билет бәясе артты. Автовокзал диспетчеры хәбәр иткәнчә, хәзер Казанга бару өчен 60 сум түләргә кирәк.
    780
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 05:04
    Үзгәрде
    10 гыйнвардан Казан-Канаш-Казан поездының расписаниесе үзгәрде. Хәзер 6101нче шәһәр яны поезды Казаннан 14 сәгать 56 минутта кузгала һәм Яшел Үзәнгә 15 сәгать 46 минутта килеп җитә. Нибары бер минут туктап тора безнең тимер юл станциясендә. Канашка поезд 17 сәгать 20 минутта барып җитә.
    645
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 05:02
    Президент чыршысында
    Яңа ел алдыннан Яшел Үзән муниципаль районның иң сәләтле 108 баласы Казанда Татарстан Республикасы Президенты чыршысында бәйрәм итте. Президент янында, һәр елдагыча, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, сәнгатьтә һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешүчеләр, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләр кунак булды.
    761
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2013 - 04:59
    Яңа елның кары ява...
    31 декабрь - Яңа ел бәйрәмнәренең иң бөек ноктасы. Бу көнне барлык кешеләр дә могҗиза көтә. Ә могҗизалар күп булды ул көнне. Бигрәк тә Родина мәдәният сарае янындагы үзәк чыршы янында халык шаулады, гөрләде. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә бар халык үзәк чыршы янына агылды. Ә урман гүзәле карга күмелеп, утларын...
    751
    0
    0
Реклама