Яшел Үзән

20 декабрь 2012 яңалыклары

  • 20 декабрь 2012 - 11:04
    Сессия була
    2012 елның 21 декабрендә 16 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда - район Советының XXV сессиясе, 17 сәгать 30 минутта шәһәр Советының XIX сессиясе була.
    0
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 11:00
    Бәйрәм көткәндә
    Яңа ел якынлашканда бөтен җирдә чыршы бәйрәмнәре оештырылачак. Бәйрәм күңелле чара, әлбәттә, әмма, бәла чыкмасын өчен, алдан иминлек чарасын күрү бик мөһим. ТР МЧСның Яшел Үзән муниципаль район идарәсе хезмәткәрләре кисәтүенчә, мондый бәйрәмнәр запас эвакуация ишеге булган биналарда гына уздырылырга тиеш. Шул ук вакытта тәрәзәләрдә ачылмый торган металл рәшәткәләр булмасын....
    563
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:30
    Кадерләрен белик
    Мин әниемне бик яратам. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Йомшак күңелле, кайгыртучан булганы өчен, балалар да бик ярата аны. Үзе дә ярата балаларны. Әниемнең исеме Настя. Яратуымны шигырь юлларына салдым. Сез дә укып карагыз. Кояш җиргә ничек кирәк булса, Әниләр дә безгә бик кирәк. Кыен чакта алар һәрчак Булалар...
    693
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:28
    Кышкы каникуллар
    Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп, карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый...
    3649
    0
    6
  • 20 декабрь 2012 - 10:25
    Бары да кирәк
    Мәктәп тормышы үзенә бертөрле. Аның бусагасын атлап керүгә, яңа дуслар, укытучылар, көн саен күңелле бер вакыйга сине көтеп тора. Мин дә шул мәктәптә үземнең дусларымны таптым, яраткан фәннәрем дә бар, укытучыларымны да яратам. Дусларым арасыннан иң якыны - Юля. Без һәрвакыт бергә йөрибез, серләребез дә килешә. Авыр бирем-мәсьәләләрне бергәләп чишәбез....
    1507
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:20
    Арслан – затлылык билгесе ул
    Арсланга исемне әтисе кушкан. Улының затлы нәселдән булуын белдереп торсын өчен шулай кушкандыр, мөгаен ул. «Арслан - Идел-Кама болгарларында, татарларда, башкортларда һәм башка төрки халыкларда борын-борыннан ир балаларга кушылып килгән исем,- дип яза бу хакта тел белгече Гомәр Саттаров «Татар исемнәре сүзлеге» китабында. - Җанварлар патшасы арыслан көч һәм елгырлык,...
    561
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:15
    Туган телеңне яратырга кирәк
    Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Җәүдәт улы МИҢНЕӘХМӘТОВ Яшел Үзән шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы съездында делегат буларак катнашты. Аның милли матбугат турында уй-фикерләре укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Съезд уңаеннан чыгарылган «Халкым минем» газетасында Гөлназ Шәйхи белән әңгәмәсе нәкъ менә шул хакта. - Ирек...
    833
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:13
    Мәхмүт Хәсәновның тууына 85 ел
    Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп килә. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул, һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли. 1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате...
    873
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:01
    Гамәлдән чыгарыла
    Киләсе елның 1 гыйнварыннан «ГРИНБУС» программасы гамәлдән чыгарыла. «Гринбус» - моннан ике ел элек шәһәрара автобусларда даими йөрүчеләр өчен махсус эшләнгән программа иде. «ГРИНБУС» юл йөрү билетын сатып алган пассажирлар Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 1, 2, 6, 104 (зур автобус да, «маршрутка»лар да), 402, 403, 552 (Яшел Үзән -...
    525
    0
    0
Реклама