Яшел Үзән

14 декабрь 2012 яңалыклары

  • 14 декабрь 2012 - 10:22
    Берсе ябыла, икенчесе ачыла
    Мирный микрорайонында урнашкан «Карусель» гипермаркеты ябыла. Әлеге кибет ачылган чорда «Пятерочка макси» исеме астында сәүдә иткән иде, аннары исемен үзгәртте. Исемен үзгәртсә дә, янәшәсендә урнашкан «ЭССЕН» гипермаркетыннан аермалы буларак, сатып алучыларның мәхәббәтен яулап ала алмады. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, биредә автосалон ачылуы ихтимал.
    521
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 10:22
    Һәр өченче пенсионер эшли
    Яшел Үзән муниципаль районда хәзерге вакытта 14787 пенсионер үзенең эшен дәвам итә. Бу - бөтен пенсионерларның 30 проценты дигән сүз. Пенсионерларның зур күпчелеге сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагында эшли. Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында да күп алар. Димәк, гомер буе акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр олыгайган көннәрдә дә үзенең хезмәткә сәләтен югалтмый.
    495
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 10:20
    Ике яклы килешүгә кул куелды
    Яшел Үзәндә тантаналы төстә Яшел Үзән муниципаль район җитәкчелеге һәм Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) белән ике яклы килешү төзелде. Очрашуда ЯҮМР башлыгы С.Батин, институт проректоры И.Бакеев, Яшел Үзән филиалы директоры Р.Мансуров, студентлар һәм шәһәр активистлары катнашты. Килешү югары квалификацияле белгечләр, фәнни кадрлар әзерләүдә уртак эшне күздә тота. С.Батин...
    563
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 10:19
    Ватан геройлары көнендә
    Яшел Үзәннең Җиңү паркында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге һәм район җитәкчелеге белән берлектә Россиянең иң яшь бәйрәме - Батырлар көне зурлап үткәрелде. 2007 елдан бирле бәйрәм ителүче көндә бирегә барлык буын вәкилләре дә килгән иде. Яшел үзәнлеләр, шәһәр һәм районыбызның 15 Советлар Союзы Героен, Ватаныбызны саклап яу кырында һәлак...
    600
    0
    0
  • 14 декабрь 2012 - 10:17
    Мактаулы исем
    Күпьеллык намуслы хезмәте, җитештерү өлкәсен үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе ачык акционерлык җәмгыятенең баш механигы - җиһазларны төзекләндерү үзәге башлыгы Иванов Виктор Ивановичка «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
    2
    0
    0
Реклама