Яшел Үзән

12 декабрь 2012 яңалыклары

  • 12 декабрь 2012 - 09:43
    Саваплы өмә
    Безнең авылда дин эшләрендә Ярхәм Шиһапов әйдәп бара. Бер көнне, Гает намазында, Ярхәм абый зиратта өмә уздыру кирәклеге турында сүз башлады. Җыелган халыкның барысы да риза булды. 5 ноябрьдә, көн яктыргач, авылыбыз ирләре, кайсы улы яки оныгы белән зиратка килеп җитте. Эш коралларын да үзләре белән алганнар. Тракторы булган кешеләр...
    819
    0
    0
  • 12 декабрь 2012 - 09:42
    Иманлы кеше – бәхетле
    Яшел Үзән шәһәре мәдрәсәсендә ел саен динебезнең мөбарәк көннәренең берсе булган Гашура көнен зурлап билгеләү традициягә әйләнеп килә. Былтыр да аны зурлап оештырсалар, быел да ул күңелле узды. Мәдрәсәдә бу көнне әллә кайдан бәйрәм рухы бөркелеп торды. Балаларның олысы-кечесе киенеп ясанып, кайберләре милли яисә мөселманча киемнәрдә килгән. Гадәттә аңа район...
    850
    0
    0
  • 12 декабрь 2012 - 09:37
    Яшел Үзәндә – Кыш бабайлар парады
    Мондый парадта теләсә кем катнаша ала, бары тик 20 декабрьгә кадәр Горький исемендәге мәдәният сарае җитәкчелегенә заявка гына язарга кирәк. Конкурсантлар «Классик Кыш бабай», «Милли Кыш бабай», «Иң оригиналь -Кыш бабай», «Иң яшь Кыш бабай» номинациясендә билгеләнә. Ягез, Кыш бабай, без Сезне көтәбез!
    679
    0
    0
  • 12 декабрь 2012 - 09:36
    Алкоголь инспекциясенә сорауларыгыз булса
    14 декабрьдә 12 сәгатьтә ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше һәм кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре буенча Яшел Үзән муниципаль район халкын түбәндәге адрес буенча кабул итәчәк. Ленин урамының 46нчы йортында урнашкан Горький исемендәге мәдәният сарае. Теләүчеләр очрашуга алдан язылып куярга мөмкин, телефоннар түбәндәгечә:...
    494
    0
    0
  • 12 декабрь 2012 - 09:33
    Мәскәүдә – Зеленодол юлы
    Башкала хакимияте утырышында белдерелгәнчә, Некрасовка районындагы Ново-Преображенская урамы Маресьев урамына әйләнәчәк. Моннан тыш Мәскәү хакимияте бер юлга (дөрес, әле проектта гына), Татарстанның Зеленодол шәһәре хөрмәтенә, «Зеленодол юлы» дигән исем бирү турында карарга килгән.
    549
    0
    0
  • 12 декабрь 2012 - 09:32
    Безнекеләр – Бөтендөнья татар конгрессында
    Агымдагы елның 6сыннан 9 декабрьгә кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае булды. Бөтендөнья татар конгрессы 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, шуның 203е Татарстанда һәм Россия Федерациясе территориясендә эшли. Корылтай эшендә исә 796 делегат, 300 кунак катнашты һәм 100дән артык журналист эшләде. Конгрессның Яшел Үзән бүлегеннән әлеге мәртәбәле чарада ике делегат...
    544
    0
    0
Реклама