Яшел Үзән

7 декабрь 2012 яңалыклары

  • 7 декабрь 2012 - 07:10
    Алмаз Арчада да җиңүче
    Декабрь башында Арчада милли көрәш буенча 17 һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында «Бердәм Россия» сәяси партиясе призына ярыш булды. Әлеге мәртәбәле ярышка яшел үзәнлеләр дә әзерләнеп барып, киеренке көрәштә сынатмады. Яшел Үзән балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбендә шөгыльләнүче Әхмәтҗанов Алмаз оста алымнар кулланып, I урынга чыкты. Ә менә Гайнуллин Рәис белән...
    557
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:09
    Ярыштан җиңеп кайттылар
    Күптән түгел Пермьдә дөнья чемпионы А.Третьяков призына грек-рим көрәше буенча XII Бөтенроссия яшүсмерләр турниры булды. Анда Россиянең бик күп регионнарыннан спортчылар катнашты. Әлеге ярышның максаты Россия Федерациясенең җыелма командасын туплау иде. Турнирда Яшел Үзән спорт көрәше мәктәбе спортчылары да лаеклы көрәште. Үз авырлык категорияләрендә Гарифуллин Руслан җиңүче булса (тренеры Р.Салеев),...
    453
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:08
    Мәдәният сараенда көтәләр
    13 декабрьдә 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда ЖКХ департаменты җитәкчесе О.Анисимов һәм шәһәр инфраструктурасы җитәкчеләре халык белән очраша. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча кызыксындырган сораулары булганнарга әлеге очрашу файдалы булыр. Ә 14 яшьтән алып 24 яшькәчә булган кызларны шул ук мәдәният сараенда 9 декабрьдә көтәләр. Биредә 12 сәгатьтә «Яшел Үзән...
    515
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:07
    «Сак булыгыз – фальшивка!»
    23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Яшел Үзәндә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының «Сак булыгыз - фальшивка!» профилактик акциясе барды. Аның максаты - ялган акча ясау фактларын бетерү. Акция кысасында районда тематик стикерлар, листовкалар таратылды. Ел башыннан безнең территориядә әйләнештән 30 ялган акча алынган. Шуларның 28е - 1 мең сумлык купюралар....
    527
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:06
    Казан – Яңа ел башкаласы
    Быелдан Яңа ел бәйрәмнәрендә «Илнең Яңа ел башкаласы» дигән проект эшли башлый. Ошбу проект илдә Яңа ел бәйрәме оештыруны күздә тота. Быел «Илнең Яңа ел башкаласы» итеп Казан сайланды. Төп чыршы бәйрәме Меңьеллык паркында булачак.
    467
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:06
    Утка, газга, элемтәгә бәяләр тагын арта
    Киләсе елда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр тагын артачак. Бу хакта Россия Премьер-министры Д.Медведев күптән түгел узган хөкүмәт утырышларының берсендә белдерде. 2013 елның 1 июленнән газга 15 процентка артыграк түли башларга мөмкинбез. Утка, газга, элемтәгә бәяләр артса, торак-коммуналь хуҗалык өчен дә, беренче чиратта көндәлек кирәкле товарлар өчен дә бәяләр күтәреләчәк дигән сүз...
    459
    0
    0
  • 7 декабрь 2012 - 07:05
    Мактаулы исем
    Күпьеллык намуслы хезмәте, җитештерү өлкәсен үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте баш механигы - җиһазларны төзекләндерү үзәге башлыгы Иванов Виктор Ивановичка «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
Реклама