Яшь барган саен күңелләр нечкәрә, туган якларны сагыну хисе көчәя икән.
Менә мин дә 30 елга якын Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә яшим, әмма, җай чыгу белән, очар кош кебек, туган авылым Норлатка ашкынып кайтам. Аллаһка шөкер, биредә мине «Кызым, кайттыңмы!» - диеп өзелеп көтеп торучы әнием Фирдәүсә, әтием Сәлим һәм...