Яшел Үзән

28 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 28 ноябрь 2012 - 12:22
    Дәүләт учреждениесе яңа урында
    Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге» федераль казна учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге (ГИМС) үз урынын алмаштырды. Хәзер ул Наумов урамының 2А йортында урнашкан (Горький исемендәге завод янындагы 52нче янгын сагы часте бинасында). Яңа урында инспекторларга эшне яңача оештырырга мөмкинлек...
    456
    0
    0
  • 28 ноябрь 2012 - 12:21
    Яшел Үзәндә Краснодар крае кунаклары
    2012 елның 22 ноябрендә Яшел Үзән муниципаль районында Мәгариф һәм фән министры Наталья Наумова җитәкчелегендә Краснодар крае делегациясе вәкилләре булды. Кунаклар Раифа ирләр монастыренда, Зөя утравында булып, Зөя мәктәбе һәм 1нче ябык типтагы Раифа махсус һөнәр училищесы эшчәнлеге белән танышты. Аннары делегация Васильево мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булды. Кунаклар визиты...
    471
    0
    0
  • 28 ноябрь 2012 - 12:20
    Котлыйбыз!
    «Яшел Үзән» битләрендә янгынга каршы профилактик язмалары, вакыйга булган урыннан кызыклы репортажлары белән уңышлы чыгыш ясаган журналист Резидә Йосыпова барыбызга да яхшы таныш. Шушы көннәрдә ОФПС-8нең өлкән инспекторы Р.Йосыпова хезмәте журналистларның гадәттән тыш хәлләр темасына багышланган ике бәйгедә - республика һәм Идел буе округында уздырылганында - I урынга лаек булды.
    0
    0
    0
  • 28 ноябрь 2012 - 12:19
    Фатирны җылыткан өчен
    - Казанда, шулай ук республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм торак пунктларында торак-коммуналь хезмәтләр, аерым алганда, фатирны җылыткан өчен халыкка субсидия бирә башладылар. Казан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен элегрәк елларда да безнең Яшел Үзәндә яшәүчеләрдән кимрәк түли иде, хәзер аларны субсидия биреп сөендерәләр. Безгә тегесе дә, монысы да юк. Фатирны җылыткан өчен...
    438
    0
    0
  • 28 ноябрь 2012 - 12:17
    Сез әле һаман «Яшел Үзән»гә язылмадыгызмы?!
    Сүзлекләрне актармасаң да, заманча промо-акция сүзенең бәйрәм төшенчәсен аңлатканын төшенгәнсездер инде. Узган җомгада Яшел Үзәннең үзәк почтасында үткәрелгән әлеге акция чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. Тантаналы итеп бизәлгән үзәк почта фойесында Яшел Үзән төбәгендә һәм Татарстанда нәшер ителүче газета-журналлардан төзелгән күргәзмә бирегә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Бигрәк тә «Сөембикә», «Идел» журналлары....
    452
    0
    0
Реклама