Яшел Үзән

23 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 23 ноябрь 2012 - 05:26
    Авыр атлетлар – безнең горурлык
    ЯҮМР башлыгы С.Батин «Маяк» спорт комплексында Олимпия чемпионы Н.Колесников җитәкчелегендә шөгыльләнүче авыр атлетлар белән очрашты. Очрашуда сүз Яшел Үзән җирлегендә әлеге спорт төренең үсеш перспективалары турында барды. Н.Колесников сүзләренә караганда, спорт комплексында Россия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә үткәрерлек ярышлар өчен мөмкинлекләр тудырылган.
    431
    0
    0
  • 23 ноябрь 2012 - 05:25
    Безнекеләр Ассамблея эшендә
    Түбән Камада ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Ф.Мөхәммәтшин республика иҗтимагый оешмасының чираттан тыш конференциясен үткәрде. Конференциядә катнашучылар оештыру мәсьәләләрен хәл итте, Ассамблеяның перспектив планын тикшерде. Ассамблея эшендә Яшел Үзән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айрат Гыймадиев һәм Татарстан халыклары Ассамблеясының җирле бүлеге җитәкчесе Венера Дәүләтшина катнашты.
    472
    0
    0
  • 23 ноябрь 2012 - 05:25
    Пенсионерлар командасы беренче бишлектә
    13 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча IV республика турнирының финалы булды. Ярышларда катнашкан 10 команда арасында Яшел Үзән командасы да бар иде. Безнең район данын Гыйльметдин Шәрәфетдинов, Госман Төхфәтуллин, Александр Костелев, Людмила Лекарева, Татьяна Мамакова яклады. Нәтиҗәдә алар мактаулы V урынны алды.
    470
    0
    0
  • 23 ноябрь 2012 - 05:24
    «БЕРДӘМ РОССИЯ»ДӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ
    «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге башкарма комитетының җитәкчесе итеп Артем Александрович Бердников сайланып куелды. Бу мәсьәлә әлеге партиянең сәяси советы утырышында каралды. Яңа җитәкче Яшел Үзән шәһәрендә туып үскән, югары белемле, «Яшел Үзән йөк автотранспорт предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының урынбасары булып эшли. «Бердәм Россия» партиясенә 2011...
    591
    0
    0
Реклама