Ноябрь башында Красноуфимск шәһәрендә көрәш буенча «Урал кубогы» VI бөтенроссия ачык турниры булды.
Ярышларда Татарстан Республикасы, Башкорстан, Чиләбе, Төмән, Томск, Мәскәү өлкәләре, Пермь крае, Удмуртия, Чувашия, Мордовия Республикалары, Мари Иле командалары катнашты. Татарстанның җыелма командасы составында Яшел Үзәннең балалар-яшүсмерләр көрәш спорт мәктәбендә шөгыльләнүче өч егет бил алышты. Киеренке ярышларда Әшрәфҗанов...