Яшел Үзән

2 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 2 ноябрь 2012 - 06:55
    Универсиада өчен яңа автобуслар
    Яшел Үзән ПАТПсы лизингка «Хундай» маркасындагы ун автобус алды. Бу автобуслар 2013 елда узачак Универсиадага да хезмәт күрсәтәчәк. Автобус ачкычлары узган чәршәмбедә Универсиаданың студентлар шәһәрчегендә тантаналы рәвештә тапшырылды. Автобуслар күбәюгә бәйле рәвештә ПАТП киләчәктә маршрутларны арттырырга җыена. Димәк, яңа шәһәрара рейслар ачылырга мөмкин дигән сүз.
    419
    0
    0
  • 2 ноябрь 2012 - 06:54
    «ИҢ ЯХШЫ БЕЛГЕЧ» БӘЙГЕСЕ
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң әйбәт эшләүче белгечләр - агроном, инженер-механик, зооинженер, ветеринария табибы, икътисадчы, бухгалтер - арасында бәйге игълан итте. Ярышта катнашу өчен иң мөһиме, үзеңнең хезмәтеңдә югары нәтиҗәләргә ирешү һәм шул эштә, ким дигәндә, 5 ел эшләү сорала. Бәйгедә җиңгән кешегә 100 мең сум...
    468
    0
    0
  • 2 ноябрь 2012 - 06:45
    Юлда – җәяүле
    20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә «Юлда - җәяүле» дигән акция уздырыла. Яшел Үзән муниципаль районында 9 ай нәтиҗәләренә караганда, җәяүлеләр гаебе белән 38 ДТП чыккан, алты кеше үлгән, 33е төрле имгәнүләргә дучар булган. Акция барышында рейдлар, укучылар белән әңгәмәләр уздырылачак.
    454
    0
    0
Реклама