Казанның Киров районында урнашкан «ТРАМП» туристлар полигонында туризм төрләре буенча «Алтын көз» чемпионаты узды. Анда Бөгелмә, Алабуга, Чаллы, Казанның берничә районы һәм, әлбәттә инде, Яшел Үзән командасы катнашты.
Яшел Үзәннең «Бригантина» командасы, чемпионатта шәһәр данын яклап һәм туризмның бөтен төрләре буенча чыгыш ясап, спортны чын йөрәктән яратуын дәлилләде. Җәяү йөрү,...