Яшел Үзән

19 октябрь 2012 яңалыклары

  • 19 октябрь 2012 - 12:46
    Яшел Үзәндә маньяк йөрүе уйдырма
    Бу көннәрдә шәһәрдә маньяк йөрүе турында шау-шу кубып, күбебезне куркуга салды. Хәтта үтереп ташланган кешеләр турында да яман хәбәр таратучылар юк түгел. Интернет челтәрендә дә әллә нинди фактлар белән куркыталар. Әмма мондый имеш-мимешләргә нокта кую максатыннан җирле хәбәрчеләрне Яшел Үзән полиция җитәкчесе Д.Рәхимов җыеп, аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, район...
    489
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:07
    «Атадан – балага»
    Шәһәр һәм район территориясен яшелләндерү эшенә бергәләп тотындык. Бу көннәрдә Яшел Үзән предприятиесе җитәкчеләре, халык депутатлары шәһәр урамнарына агач утыртып чыкты (рәсемдә). Ә бу атнада бала тудыру йорты «Атада - балага» республика акциясендә катнашты: яңа туган балаларның аталары, бала тудыру йорты хезмәткәрләре йорт тирәсенә үз агачын утыртты.
    0
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:06
    Кисәтеп торабыз,акча күчереп торалар
    Телефон аша акча урлау турында язып торабыз, кисәтәбез, Әле һаманда аңлап бетермәүчеләр бар. Карамалы Тауның Мәктәп урамында яшәүче 74 яшьлек әбигә җинаятьчеләр, иртәнге тугызда өй телефонына шалтыратып, 20200 сум акчасын «Рубин» кибетендәге терминалдан үз исемнәренә күчерттергән. Икенче көнне шушы ук бистәдә, бу юлы Пионер урамында яшәүче 52 яшьлек хатынның ышанычын...
    498
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:05
    Табигый һәйкәл
    Яшел Үзән урманчылыгында 26 мәктәп укучысы эшли торган питомник бар. Анда төрле технологияләр кулланып, чыршы, нарат, яфраклы агачлар һәм имән утырту һәм үстерү белән шөгыльләнәләр. Питомникта шулай ук гибрид топольләр плантациясе булып, анда тополь һәм усак үсеше үзенчәлекләре өйрәнелә. Укучылар бик теләп урман фондын төзекләндерү һәм чистартуда да актив катнаша....
    477
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:05
    КҮГЕШТӘ КОНЦЕРТ
    Күгеш авылы җирлегендә Өлкәннәр көнен күңелле бәйрәм иттеләр. Күгеш, Айдар һәм Әрә авылларында ике йөзгә якын олы яшьтәге ветеран һәм соңгы елларда лаеклы ялга чыккан өлкән кеше яши. Авыл халкы, аларны бәйрәм белән котлап, күңелле чара үткәрде. Күгеш клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре бик матур концерт оештырды.
    494
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:04
    Балалар хокукына кагылышлы сораулар булганда
    Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Любисовна Удачинага мөрәҗәгать итәргә була. Адресы:420061, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61нче йорт. Телефон/факс: (843) 236-61-64; Электрон адрес: rtdety@yandex.ru Сайт: rtdety.tatar.ru Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре: һәр атнаның дүшәмбесендә 9дан 18 сәгатькә кадәр. Татарстан республикасында бала хокуклары буенча вәкил: атнаның һәр сишәмбесендә 14тән 18...
    542
    0
    0
  • 19 октябрь 2012 - 10:01
    Мәгарифкә – игътибар!
    Яшел Үзән муниципаль район Советы депутатлары «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә «Мәгарифкә - игътибар!» акциясен уздыра. Шәһәр һәм район халкыннан муниципалитет территориясендә эшләүче мәгариф учреждениеләре эше турында фикерләрен җиткерүләрен үтенәбез. Бәяләмәләр, теләк-фикерләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 41а йорты, 311нче кабинет (гадәти эш...
    531
    0
    0
Реклама