Яшел Үзән

11 октябрь 2012 яңалыклары

  • 11 октябрь 2012 - 12:28
    Иртәгә, 13 октябрьдә – гомумшәһәр өмәсе
    Кышка уңган хуҗалар чистарынып, пакьләнеп керә. Шулай булгач, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә урамда себерке, чиләк, көрәк тоткан һәм тырышып эшләп йөрүчеләрне күрү гаҗәп түгел. Әнә узган чәршәмбедә хакимияттә эшләүче 200гә якын хезмәткәр һәм шәһәр Советының 20 депутаты хакимият бинасы артындагы территорияне ялт итеп куйды.
    474
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:25
    Игътибар һәм хөрмәт – иң зур бүләк
    Өлкәннәр көне якты бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бу көнне гадәттә лаеклы ялда булган хөрмәтле кешеләр олылана, аларның коллективта эшләгән еллары һәм күрсәткән хезмәтләре искә алына. Бу бәйрәм кешелеклелек, өлгергәнлек, рухи байлык көне дә әле ул. Татарстанда 1 миллионнан артык пенсионер яши. Ә Яшел Үзәндә аларның саны 40 меңнән артып китә....
    544
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:25
    Өйрәнүләргә – «яхшы» билгесе
    Гражданнар оборонасы төзелүгә 80 ел тулу уңаеннан өйрәнүләр безнең Яшел Үзәндә дә узды. Юбилей кысасында мондый өйрәнүләр бездә генә түгел, бөтен Россия шәһәрләрендә оештырылган иде. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Бу чараның I этабында Яшел Үзән муниципаль районында гадәттән тыш хәлне хәбәр итүне оештыру, җитәкчелек составын җыю һәм хәбәр итү кебек бик мөһим...
    536
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:23
    Үзбәк тә килә, кыргыз да
    Соңгы 5-7 ел дәвамында Яшел Үзәнгә бәйсез дәүләтләр берлегеннән килүче халык саны нигездә үзгәрми, бер үк дәрәҗәдә кала бирә, әмма быел Үзбәкстаннан һәм Украинадан килүчеләр саны шактый арткан. Әлифел ТАРАЗОВА Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районда Үзбәкстаннан килгән - 523, Таҗикстаннан - 152, Әзербайҗаннан - 121, Казахстаннан - 133, Украинадан...
    487
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:23
    Авырсаң да куркыныч түгел
    Табиблар ярдәменә мохтаҗ булмам дип беркайчан да, беркем дә әйтә алмый. Көнен-төнен кешеләргә ярдәмгә ашыгучы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте безнең өчен аеруча мөһим. Алар өстән таш явып торса да, синең янга минутлар эчендә килеп җитә. Аларның эше, һөнәре шул дип әйтүчеләр булыр. Ә бит һәр эшне дә теләп эшләүчеләре...
    627
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:19
    «Укытучыңны котла!»
    Мәгариф идарәсе 1-5 октябрьга кадәр «Укытучыңны котла!» дигән акция игълан итте. Бу акциядә 16нчы мәктәп үзидарә әгъзалары, IX сыйныф укучылары Бакиров Булат, Зиннәтуллина Венера, Кадыйрова Луиза һәм Гыйбадуллина Гөлназ актив катнашты. Мирный бистәсенең халык күп йөри торган «ПОЗИС» кибете каршысындагы мәйданда, укучылар узып баручыларга «Ә сезнең яраткан укытучыгыз бармы?» дигән...
    619
    0
    0
  • 11 октябрь 2012 - 12:17
    Бездә үскән Роза
    «Яшел Үзән» газетасында матур-матур хикәяләре, гыйбрәтле язмалары, үз авылының уңган, булган, кызыклы язмышлы кешеләре турындагы мәкаләләре белән күренеп килгән Мулла Иле авылы кызы Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллина хезмәт юлын бездән - район мәдәният бүлегеннән башлаган иде. Әле дә хәтерлим: Роза безгә эшкә килгәч, ул вакыттагы мәдәният бүлеге мөдире Әслах Нурлыгаянович Баязитов аны...
    644
    0
    0
Реклама