Яшел Үзән

10 октябрь 2012 яңалыклары

  • 10 октябрь 2012 - 10:03
    Болгарга сәяхәт
    Районның ветераннар советы Өлкәннәр көне алдыннан өлкән яшьтәге кешеләргә бик яхшы бүләк ясаган. Алар ПАТПның иң уңайлы автобусында Болгарга сәяхәт кылып кайткан. Бу сәяхәтне ветераннар советы «Грант-вояж» турагентлыгы, ПАТП һәм «Табигать байлыклары» МУП ярдәме белән оештырган. Татар халкының тарихи мирас үзәге - яңадан торгызылган Болгарга бару ветераннар өчен чын бәйрәмгә...
    732
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 10:03
    «Сак булыгыз, җәнлекләр!»
    Узган атнада Татарстанның барлык массакүләм-мәгълүмат чаралары Казан - Яшел Үзән юлында тугызынчы модель «Лада» юл аркылы чыгып барган пошины бәрдерүе турында шаулады. Бу Яшел Үзән трассасында булган беренче генә очрак түгел. ДТПда гаепләнүче, ягъни пошины бәрдереп үтерүче, табигатькә зыян китергәне өчен, дәүләткә 40 мең сум штраф түлиячәк. Табигатьне саклау өлкәсендә...
    420
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 10:01
    400 төп агач утыртылды
    «Агач утырту көне»ндә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы С.Батин, депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшьләр катнашты. Депутатлар аеруча оригиналь - Җиңү паркы яныннан ерак түгел урынга депутатлар санынча, ягъни 25 төп миләш утырттылар.
    394
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 10:01
    Утрауда – ИКОМОС экспертлары
    ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу республика попечительләре советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС экспертлары белән Зөя утрау-каласында булды. Кунакларны Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин каршы алды. Экспертларны бигрәк тә Успенский соборы таң калдырды. Монда XVI гасырның уникаль фрескалары сакланган фрагментлар бар. Үз вакытында аларны...
    487
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 10:00
    Уңышыбыз мактанырлык түгел
    Татарстан Җөмһүрияте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат конференциясе үткәрде. Ул журналистларны быелгы урып-җыю эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды. Быел җөмһүриятебез хуҗалыклары барлыгы 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алган. Шулай итеп, узган елгыдан күпкә ким быелгы уңыш: 2011 елда 5 миллионнан да артып киткән бу күрсәткеч. Һава шартларының начар...
    623
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 09:58
    Техникаңны төзәт һәм сакла
    Тимер-корычтан ясалган техникага да чын хуҗа игътибары кирәк. Тырышып караганда гына ул озакка чыдаячак. Көзге эшләрне тәмамлап, кышка әзерләнгәндә, ургыч-чәчкечләрне, комбайн-тракторларны, беренче чиратта, чистартып түбә астына кертү сорала. Балчыктан һәм тузаннан арындыргач, техниканы төзәтү эшенә керешергә була. Әлбәттә инде, төзек подшипникларга да солидол тутырып куярга онытмаска кирәк. Төзекләндерү чыгымлы эш....
    400
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 09:57
    Ветераннар оешмасы юбилеенда
    Татарстан җитәкчелеге, үз эшендә өлкән буын тәҗрибәсенә таянып, аларның акыллы киңәшләренә колак салып эшли. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ветераннарның җәмәгать оешмалары оешуның 25 еллык юбилеена багышланган конференциясендә әйтте. Ул аларга республика җитәкчелеге исеменнән җылы котлаулар җиткерде һәм иң актив ветераннарны котлады. Алар арасында Яшел Үзән муниципаль район ветераннар...
    599
    0
    0
Реклама