Яшел Үзән

5 октябрь 2012 яңалыклары

  • 5 октябрь 2012 - 06:38
    Грекча да егып салабыз
    Бу көннәрдә Йошкар-Олада грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы шәһәрләренең турниры булып узды. Яшел Үзән шәһәренең балалар-яшүсмерләр көрәш мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Шакиров Р. һәм Усманов А. бу мәртәбәле турнирда катнашып, көмеш медальгә лаек булды. Ә менә Маслихин Женя аннан алтын медаль алып кайтты. Көрәшче яшүсмерләрне тренерлар И.Мөхәммәтҗанов һәм А.Данилов әзерләде.
    488
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:36
    «Сәламәтлек марафоны-2012»
    Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап, 7 октябрьдә «Сәламәтлек марафоны-2012» ачык җиңел атлетика кроссы үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне спортка тартуга, җиңел атлетиканы популярлаштыруга, көчле спортчыларны ачыклауга багышланган ошбу ярышлар «Маяк» спорт комплексы базасында узачак. Иртәнге 10да башлана. Физик мөмкинлекләреңә карап, 3 чакрымга да, 20 чакрымга да...
    497
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:29
    Телефон аша да талыйлар
    Яшел үзәнлеләр аферистлар «кармагына» эләгүләрен дәвам итә. Ел башыннан шәһәр һәм районда социаль ялганлауның 35 очрагы теркәлгән. Соңгысы 29 сентябрь төнендә була. 63 яшьлек хатынның, кәрәзле телефонына шалтыратып, Мәскәүгә киткән улының ДТПга эләгүен һәм бу хәлдән чыгу өчен 70 мең сум акча таләп ителүен хәбәр итәләр. Бу хатынның мондый типтагы...
    467
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:29
    Эшләп баеп булмаса да...
    2013 елдан мәдәният тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы уртача 30-33 процентка күтәрелә. - Бюджетта проблемалар бар-барын, әмма мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын элек уйлаганча 6 процентка түгел, ә 30-33 процентка күтәрергә кирәк, - диде бу уңайдан Россия Президенты.
    582
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:28
    Агач утырт
    6 октябрь дөньяда Агач утырту көне. Яшел Үзәндә теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнаша ала. Агачларны башкарма комитетның төзекләндерү бүлегендә бушлай бирәләр.
    620
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:10
    Егетләр армиягә китә
    1 октябрьдән егетләрне армиягә ала башладылар. Быел көз Яшел Үзән муниципаль районыннан 200гә якын егет биленә сары каеш салачак.
    529
    0
    0
  • 5 октябрь 2012 - 06:07
    309 тонна продукция сатылган
    Базарларда ял көннәрендә узган көзге ярминкәләрдә 309 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. 32 җитештерүче сата продукцияне. Беренче дүрт көндә Яшел Үзән халкы 3,7 миллион сумлык продукция сатып алган. Ярминкәләр шимбә, якшәмбе көннәрендә эшли. Халык аның эшеннән канәгать. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, җиләк-җимеш, он, балык, хәтта китап та сатып...
    611
    0
    0
Реклама