Яшел Үзән

19 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2012 - 10:26
    Ярминкәләр башлана
    Бу шимбәдә шәһәр базарларында көзге ярминкәләр башлана. Авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән алып калырга тырышыгыз.
    542
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 10:25
    Декларация кабул ителә
    Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясе 11 сентябрьдән агымдагы елның I һәм II кварталлары өчен федераль форматта декларацияләрне кабул итә башлаган иде. Мондый формадагы декларацияләрне кабул итүнең срогы 20 сентябрьгә кадәр генә булгач, иртәгәдән дә соңга калмыйча алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    660
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 10:24
    Йөгерәбезме?!
    22 сентябрьдә «Маяк» спорт комплексы янында, Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан, «Милләт кроссы-2012» һәм «Татарстан кроссы-2012» кысасында, массалы йөгерү булачак. Яшькә карап, 300, 500, 1000, 2000, 2013 метрга йөгерү каралган. Чара 10.30 башлана. Бүләкләүләр - 12.30. Мирный микрорайонында яшәүчеләрне «Маяк»ка автобус бушлай китерә һәм кире алып кайтып та куя.
    519
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 10:23
    Өстәмә төркемнәр ачыла
    Узган җомгада Яшел Үзәннең «Салават күпере» һәм Әйшәнең «Башаккай» балалар бакчасында өстәмә төркемнәр ачылды. Шундый ук шатлыклы вакыйга 24 сентябрьдә шәһәребезнең «Карлыгач», 25ендә «Ал чәчәк» һәм «Гөлчәчәк» балалар бакчасында да көтелә.
    583
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 10:23
    «Яңа Тура» технополисының беренче павильоны арендага бирелде
    Технополисның беренче павильоны шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга арендага бирелде, икенче павильон файдалануга тапшыру алдында. «Яңа Тура» технополисы Россиядә товар җитештерүченең турыдан-туры үзеннән килүче иң зур ваклап һәм күмәртәләп сату үзәге булачак.
    573
    0
    0
  • 19 сентябрь 2012 - 10:22
    Безнекеләр җиңүчеләр рәтендә
    Татарстан башкаласында «ЭКОлидер» һәм «Кеше һәм табигать» республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. ТР Премьер-министры Илдар Халиков: «Татарстан Республикасының эре предприятиеләре экологияне саклауга миллиардлаган сумнар тота. Быелгы җиңүчеләр аны хокукый бурычы булганы өчен генә түгел, бүгенге тормыш, бүгенге Татарстан һәм киләчәк Татарстан алдында әхлакый җаваплылык тоюы аркасында эшли», - диде....
    740
    0
    0
Реклама