Яшел Үзән

18 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 18 сентябрь 2012 - 12:08
    Халык контроле
    Хакимият органнарының халык белән аралашуда яңа ысулы - «Халык контроле» мәгълүмат системасы барлыкка килде. Республикада моннан ярты ел элек төзелгән бу системага Яшел Үзәннән 58 кеше заявка биргән, 20 заявка үтәлгән. - «Халык контроле»нә күпчелек очракта шәһәрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район Советының гомуми бүлек...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:06
    1 октябрьгә кадәр хәл итегез
    Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүче инвалидлар, мөмкинлекләре чикле физик затлар бик җитди сайлау алдында тора: натураль ташламалармы, әллә акчалата компенсацияме? Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын бары тик Пенсия фондына шуңа ярашлы гариза биреп кенә кайтарып була. Сезгә, 2013 елда түләүсез дарулар алу өчен, социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләк белдереп, 2012...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:05
    Терлеккә игътибар кимемәсен
    Узган атна ахырына терлек асраучы хуҗалыклар, малларын җәйләүдән кайтарып, кышкы фермаларына кертергә тиеш иде. Бу эшне кайсы хуҗалык иң сыйфатлы итеп башкарып чыккан дигәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, барлыгы 464 баш мөгезле эре терлеге булган «Тау Иле» хуҗалыгының башкалардан җитезрәк булуын әйтергә кирәк. Сентябрь башында анда фермаларын...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:05
    Ягу сезоны башланды
    Урамда чагыштырмача җылы булуга карамастан, ягу сезоны башланды. 11 сентябрьдә район башкарма комитеты җитәкчесе «Ягу сезонын башлау турында» 2098нче карарга кул куйды. ЗПТС 10 сентябрьдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне җылыта башлады, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренә җылы бирүгә кереште. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбедә Горький исемендәге мәдәният сараенда узган...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:02
    Партия сызган юл бетте, ә без бар
    Элеккеге партия әгъзасы булу турындагы билетта шундый сүзләр язылган: «Чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы - партия». Тормышта да, эштә дә һәм кайда гына булсак та, шул төшенчәләрне исебездән чыгармыйча, илебезне, тормышыбызны төзедек, атомны буйсындырдык, космоска да мендек. 1941-1945 елгы кара афәт - Бөек Ватаныбыз өчен сугышта да иң көчле явыз...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:01
    Балаларыбыз нәрсә киеп йөри?
    Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер тапкыр булса да наркотиклар турында җыр тыңлаганы, төрле сүзләр ишеткәне, фильм караганы бар. Алкоголь турындамы, сигарет яки опиум турындамы - анысы мөһим түгел. Бу наркотик матдәләрне «пропагандалау» мәдәният өлкәсенә дә үтеп керүе турында сөйли. Элек тә бар иде инде ул, әмма хәзер гигант масштабка җитте. Россия...
  • 18 сентябрь 2012 - 12:00
    10 ел төрмә яный
    Татарстан Республикасындагы Россия ФСКН Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре 22 яшьлек Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчедә килограммнан артык марихуана тапты. Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул моңа кадәр бер тапкыр да наркотик татып карамаган. Гади кызыксынучанлыгы наркотиклар белән экспериментка этәргән. Медиклар да әлеге яшь кешенең наркотик матдәләр белән моңа кадәр эш йөртмәвен раслаган....
  • 18 сентябрь 2012 - 11:59
    Закон бозылырга тиеш түгел
    Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәктән кергән мәгълүмат буенча экстремист эшчәнлегенә каршы тору законының үтәлешен тикшерде. Интернетта А.Петровка (фамилиясе үзгәртелде) караган «www. vkontakte.ru сайтында «http://vk.com/id109477275» ссылкасында «видео Слава Руси. От сердца к солнцу!» исеме астында 12,4 мб үлчәмендә видеоролик урнаштырылуы ачыкланды. ТР Эчке эшләр...
Реклама