Яшел Үзән

7 сентябрь 2012 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2012 - 05:17
    җәмәгать Советы кабул итә
    11 сентябрьдә муниципаль районның Җәмәгать советы әгъзасы Горький исемендәге мәдәният сараеның ветераннар советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә. Шулай ук бу вакыт аралыгында 4-05-35 номеры белән дә элемтәгә керергә мөмкин.
    0
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 05:17
    Ноябрь башында 3 көн ял
    4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне ял көнгә туры килгәнгә, ял дүшәмбегә күчерелә. Димәк, 3, 4, 5 ноябрь - ял көннәре. «Ә менә Яңа ел каникуллары һәм май бәйрәмнәре турында Россия хезмәт министрлыгында әле ныгытып әйтеп булмый, карар кабул ителмәгән», - дип белдергән министр урынбасары И.Шкловец. Хезмәт Кодексына бары тик...
    554
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 05:16
    Полиция дә шаккаткан
    Шәһәр көнендә, халык урамда рәхәтләнеп ял икәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бик күп яшүсмерләрне, барлыгы 21 кеше, исерек килеш тоткарлаган. Алар арасында мәктәп укучылары бар. 7, 15, 2, 4 һәм 10нчы мәктәп укучылары, механика көллияте студентлары әнә шулай Шәһәр көнен, Белем көнен «бәйрәм» иткән. Ә иң аянычы - алар арасында...
    513
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 05:16
    Ул – безнеке!
    Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Рамил Идиятуллин Россиянең иң яхшы ГИБДД хезмәткәре булып танылды. Полиция майоры Рамил Идиятуллин Россиянең иң яхшы ГИБДД хезмәткәре бәйгесендә өченче тапкыр катнаша икән. Беренче тапкыр, 2006 елда, IV урынны алган булса, 2009 елда II урынга лаек була. Ә менә быел 82 иң яхшылар арасында аңа җиңү...
    482
    0
    0
  • 7 сентябрь 2012 - 05:15
    РАЙОНЫБЫЗГА КУНАКЛАР КИЛДЕ
    Сишәмбе көнне Санкт-Петербург һәм Ульяновск калаларыннан килгән милләттәшләребез район буйлап сәфәр кылды. Мөхтәрәм кунакларны Кече Шырдан, Олы Ачасыр, Норлат, Акъегет авылларының кунакчыл халкы сөенеп каршы алды. Алар мәктәпләрдә, авылның тарихын чагылдырган музейларда булдылар. Бу чара «2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы» кысасында үткәрелә. Милләттәшләребезнең район белән танышуы турындагы мәкаләне...
    584
    0
    0
Реклама