Мулла Илендә Ураза гаетен быел иске мәчеттә зурлап үткәргәннәр.
Дөрес, иске мәчет бинасы бик таушалган булганга күрә, аңа Марат Гарифулла улы Балаков ярдәме белән шактый гына ремонт ясалган: идәннәрен һәм фундаментны рәтләгәннәр. Иске мәчетне ремонтлап өлгерерләрме дип, авыл халкы бик борчылса да, җитез егетләр бөтен эшне дә җай белән тиз...