Бала үстерүче гаиләнең шатлыклы мәшәкатьләре бихисап. Шуларның берсе - яше җиткән, бакча белән хушлашкач, үсеп-җитдиләнеп киткән улыңны йә кызыңны беренче тапкыр мәктәпкә озату.
Бала өчен мәктәп формасы, спорт киемнәре сатып алу, портфельнең иң җайлысын сайлап, эченә уку-язу кирәк-яракларын тутыру укырга барам дип ашкынган бала өчен дә, аның әти-әнисенә дә зур...