Яшел Үзән

17 июль 2012 яңалыклары

  • 17 июль 2012 - 12:13
    Шәфкатьлелек
    Шушы көннәрдә генә күңелле хәлгә тап булдым бит әле. Кибеттә акча янчыгымны онытып калдырганмын бит. Хәер, бу хакта баштарак үзем белмәдем дә. Өйгә кайткач, ашыкмый-кабаланмый гына, кибеттә алган товарны бушаттым. Менә берзаман ишекнең кыңгырау төймәсенә бастылар. Мине эзләп килгән кызларның сөйләгәнен тыңлагач, шаккаттым. Товар өчен түләгәч, кошелекны, сумкага салмыйча, кибеттә...
    604
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 12:12
    Балаларыбыз исән-имин булсын
    Балаларыбыз исән-имин булсын Көтмәгәндә гаиләбезгә олы кайгы килде - нәни кызыбыз фаҗигале төстә һәлак булды. Авыр вакытыбызда яныбызда булган һәм рухи, матди ярдәм күрсәткән барлык туганнарыбызга, дусларыбызга, күршеләребезгә, авылдашларыбызга, хезмәттәшләребезгә, мәктәп коллективына һәм барлык яхшы күңелле кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең күтәреп булмаслык кайгыбызны уртаклашулары күңелләребезгә сабырлык өстәде. Аларга исәнлек-саулык,...
    653
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 12:05
    Рамазан – сабырлык ае
    Ниһаять, безнең көтеп алган изге рамазан якынлаша. Мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыт бу. 20 июльдән барча мөселман дөньясы, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлар, бар эшен Аллаһка багышлар, аның ризалыгына ирешергә омтылыр. Өлкән кешеләрнең урак өстендә үтә эссе көннәрдә дә бер йотым су эчмичә ураза тотып, иртәдән кичкә кадәр кырда...
    878
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 12:02
    «Кызыл әтәч» берәүне дә кызганмый
    Осиновоның Үзәк урамындагы 9нчы йортның икенче катында чыккан янгында берьюлы ике кеше һәлак була. Төнге бердә төтен исен күршеләре сизенеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Ут белән көрәшүчеләр шунда ук 60 яшьлек фатир хуҗабикәсен подъездга чыгара. Ул вакытта ул әле исән булса да, аның гомерен саклап калу мөмкин булмый. Истән исергән, пешкән...
    728
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 11:59
    АГРОНОМЫҢ БУЛМАСА, ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕН КӨТМӘ
    Җәй быел ашыга, игеннәр дә атна-ун көнгә алданрак өлгерер дип өметләнелә. Хуҗалыклар урып-җыюга керешкәнче, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Актаныш җирендә бөтен республика семинар-киңәшмәсе уздырды. Бу олы җыенда районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү кирәкле шәй,әлбәттә. Район делегациясе белән без...
    831
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 11:55
    Сабантуй бүләге
    11 июньдә узган район сабан туенда, «Яшел Үзән» газетасына язылучылар арасында, истәлеккә булсын һәм һәр көнне газета турында искәртеп торсын дигән изге теләктән чыгып, приз уйнаткан идек. Газетабызга язылуның мондый төреннән, мәйданда тәүге мәртәбә генә үткәрсәк тә, укучыларыбыз да, без дә канәгать: язылучылар да байтак булды, үзара аралашу ике як...
    604
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 11:52
    УРАККА ӘЗЕРЛЕК тикшерелде
    Быелгы җәй авыл эшчәннәрен кискен сыный кебек. Явым-төшем булмыйча, көннәрнең коры торуы өстәмә кыенлыклар тудыра. Уракка иртәрәк төшәргә туры киләчәк, шуңа күрә урып-җыю техникасының бүгеннән әзер булуы мөһим. Комбайннар, ургычлар һәм башка техниканы урып-җыюга әзерләүне тизләтү максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 113/2 санлы махсус боерык чыгарды. Узган атна...
    845
    0
    0
  • 17 июль 2012 - 11:49
    Максат – яшьләрне һөнәргә өйрәтү
    Быел мәктәпне тәмамлаган 140 яшүсмерне Яшел Үзәннең 107нче башлангыч һөнәри белем бирү училищесы укырга алырга әзер. Аларны укытуга дәүләт заказы бар. Училищеда быел укырга теләк белдергән 140 яшүсмернең 75ен IX сыйныф базасында кабул итәргә исәплиләр: шуларның 50се бүгенге көндә иң кирәкле эшкә - турыдан-туры суднолар төзү һөнәренә өйрәнә ала. Узган...
    607
    0
    0
Реклама