Яшел Үзән

13 июль 2012 яңалыклары

  • 13 июль 2012 - 04:46
    Ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә
    Краснодар краенда булган фаҗига бер кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Яшел үзәнлеләр зыян күрүчеләргә ярдәмне ничек һәм кайда җыюлары белән кызыксына. МЧСның Яшел Үзән бүлеге мондый төр ярдәмне Казанда җыюларын хәбәр итте. Ә Яшел Үзән социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (Яшел Үзән шәһәре, К.Маркс урамы, 57А йорты) халыктан Крымск халкына ярдәм...
    532
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:45
    Әче!
    Шәһәр башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ел башыннан 400 пар законлы никахка кергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Хәзер, җәйнең иң матур көннәрендә, гадәттә яшьләр җомга һәм шимбәне сайлый, бер көндә якынча 20 пар кулына яңа гаилә коруы турында таныклык ала.
    1077
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:43
    Икегез дә пар килгәнсез...
    Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яшел Үзән ЗАГСында Зур Ключи авылында яшәүче үрнәк гаилә, быел энҗе туйларын билгеләп үткән Лидия һәм Владимир Головиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырылды. Головиннар 30 елдан артык бер гаилә булып кына яшәми, бер үк хезмәттә көч куя. Алар Зур Ключи авылы мәдәният йортында халыкка...
    1065
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:42
    Яшел Үзән тиз йөри торган «Аллигаторлар» «үрчетә» башлый
    Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы 500 кешегә кадәр сыйдырышлы елга һәм диңгез катамараннары концепциясе эшләү буенча бөтенроссия бәйгесендә откан. Бәйгене Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән. ЗПКБ Россия-фин проектировщикларын «эшсез калдырган». Дүрт судно концепциясе эшләнәчәк, дүртесе дә тиз йөрешле - сәгатенә 55 км га кадәр.
    544
    0
    0
  • 13 июль 2012 - 04:41
    ПОЗиС базасында
    Бөтенроссия киңәшмәсе узды Завод территориясендә сәламәтлек индустриясе буенча Россия сәнәгать хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр берлеге комиссиясе, Россия медицина сәнәгате предприятиеләре һәм ассоциациясе берлегенең уртак киңәшмәсе уздырылды. Кунаклар заводта җитештерелүче бу төр продукцияне зур кызыксыну белән карады.
    598
    0
    0
Реклама