Яшел Үзән

29 июнь 2012 яңалыклары

  • 29 июнь 2012 - 05:41
    1 июльдән – яңа тарифлар
    1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күтәрелә. 2012 елда ил җитәкчелеге торак-коммуналь хезмәтләр бәясен беренче тапкыр җәй уртасында күтәрә. Индексациянең икенче дулкыны сентябрьдә булырга мөмкин. Тарифларны Федераль тарифлар хезмәте раслаган. Утка, суга, газга бәяләр, узган ел белән чагыштырганда, якынча 5-15 процентка арта. Әйтик, электр энергиясенең бер киловатт-сәгате өчен 2 сум 57...
    458
    0
    0
  • 29 июнь 2012 - 05:41
    Татар телен өйрәнүчеләргә
    Муниципаль районда хезмәткәрләрне, эшчеләрне, халыкны татар теленә өйрәтү буенча программа кабул ителде. Татар телен 5нче гимназия һәм 16нчы урта мәктәптә өйрәнергә мөмкин. Җаваплылар билгеләнгән. 108 сәгатькә исәпләнгән дәресләр 1 сентябрьдән башлана.
    857
    0
    0
  • 29 июнь 2012 - 05:40
    Ураза 20 июльдә башлана
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгарның «Ак мәчет» резиденциясендә пленум утырышы үткәргән. Дин әһелләре утырышында уразага 20 июльдә керәбез дип хәбәр иткәннәр. 19 июльдә тәравих намазы укыла. 30 көн ураза тотабыз. 19 августта Ураза бәйрәме - Гает башлана. Фитыр сәдакасы күләмен 50-300 сум дип билгеләргә тәкъдим ителгән.
    866
    0
    0
  • 29 июнь 2012 - 05:39
    Яңа программа
    Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы AVEVA Marine судноларын проектлау өчен программалар пакетын сатып алу турындагы контрактка кул куйды. Килешүнең бәясе - 100 миллион сумга якын. Яңа программа безнең конструкторларга яңа корабларны тизрәк һәм сыйфатлырак төзергә ярдәм итәчәк.
    632
    0
    0
  • 29 июнь 2012 - 05:39
    Рәхмәт белдерелде
    27 июнь - Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан «Родина» мәдәният сарае янындагы шәһәр паркында матур гына чара узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган, наркотиклар китерә торган зыянны кисәтү һәм киметү турында даими мәкаләләр бастырып барган һәм наркоконтроль органнары белән озак еллар...
    472
    0
    0
  • 29 июнь 2012 - 05:38
    Котлыйбыз!
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, «Яшел Үзән муниципаль районының капиталь төзелеш идарәсе» муниципаль унитар предприятиесенең производство-техник бүлеге баш белгече-сметчигы Гайнанова Нәзирә Билал кызына «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
Реклама