Яшел Үзән

28 июнь 2012 яңалыклары

  • 28 июнь 2012 - 10:07
    Иң тәмле чак
    Табигать ашыга: июнь ахырында бакчаларда кура җиләге пешкән һәм аны базарга сатарга да алып чыкканнар. Халык кырылып җиләк сатып ала. Кура җиләгенең стаканы 50-70 сум. Мари Илендә генә үсә торган кара җиләк тә чыккан сатуга. Анысы тагын да кыйммәтрәк. Бер килосы 350 сум. Каен җиләге дә бар, стаканы 100 сум...
  • 28 июнь 2012 - 10:05
    ПЕЧӘН, МУЛДАН БУЛМАСА ДА, ҖИТӘРЛЕК ӘЗЕРЛӘНӘ
    Җәй безгә эшләр өчен бирелә, ди авыл халкы. Һәм бөтенесенә өлгерергә теләп ару-талуны белми тырыша. Кайгырмыйча кышлауны уйлап бөтерелә ул. Печән әзерләү - җәй көнендәге иң кызу эшләрнең берсе. Чапкан печәнне яңгыр, чылатып, әрәм итмәсен өчен биредә бигрәк тә җитез эшләргә кирәк шул. Район хуҗалыклары печән әзерләү эшенә җиң сызганып...
  • 28 июнь 2012 - 10:04
    Ашаган белми,тураган белә
    Җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясау, йортта су приборларын урнаштыру, кабельләр сузганнан соң урамнарны төзекләндерү кебек сораулар бүген һәркайсыбызны борчый. Әлеге сорауларга «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ җитәкчесе Олег Анисимов гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән узган брифингта җавап бирде. - Җылылык үлчәү приборлары куелган йортларда яшәүче халык, май квитанцияләрен алгач, саннарның гадәттәгедән...
  • 28 июнь 2012 - 10:02
    Хезмәтләрен бәяләп
    Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яшел Үзән социаль яклау бүлегенең бер төркем хезмәт алдынгысы бүләккә лаек булды. Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы грамотасы белән бүләкләнделәр: Юнысов Рөстәм Рәфкать улы - «Идел» инвалидларны социаль реабилитацияләү...
  • 28 июнь 2012 - 10:01
    ТАТАР ТЕЛЕМ
    Мин яратам сине, туган телем, Татар теле - минем туган тел. Әти-әнием, барлык туганнарым, Шушы телдә сөйләп торган тел. Мин яратам сине, татар телем, Һәм сөйләшәм татар телемдә. Рәхәтләнеп, татарча сөйләшеп, Яшик әле туган илемдә! ИНСАФ Минем исемем Инсаф, Күңелем шуңа бик саф. Күңелсезләнмим алай, Мин шат күңелле малай. Менә...
  • 28 июнь 2012 - 09:59
    Олы Яке балалар бакчасында «Сабантуй»
    Олы Яке авылында 36 ел «Чулпан» балалар бакчасы уңышлы эшләп килә. Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Быел кичке Сабантуйны әти-әниләр белән берлектә уздырдылар. Бакчада 19 бала тәрбияләнә, алар өч авылның төрле яшьтәге балалары. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып...
  • 28 июнь 2012 - 09:58
    Җилкәннәр җилдә тирбәлгәндә
    «Дельфин» Яхт-клуб» АНОның (АНО - коммерциячел булмаган мөстәкыйль оешма) яр буе базасы территориясендә ошбу клубта шөгыльләнүчеләр арасында җилкәнле көймәдә ярышлар булып узды. Ярышларда 32 яшүсмер катнашты һәм алар, төрле яшь группаларында I, II һәм III урыннар өчен ярышып, үзенең осталыгын күрсәтте. 9-13 яшьлекләр арасында мактаулы урыннарны, шуңа ярашлы рәвештә, Редько...
  • 28 июнь 2012 - 09:56
    Рус кызы Тукайны яттан укый
    Быел 16нчы татар мәктәбенең XI сыйныфын тәмамлаган Алена Седова Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен татар телендә яттан укый. Рус милләтеннән булган әлеге сөйкемле кыз мәктәптә 11 ел дәвамында бары тик «5»ле билгеләренә генә укыган, нәтиҗәдә, урта белем турындагы аттестат белән бергә, алтын медаль дә алган. Шушы көннәрдә генә без аның белән...
  • 28 июнь 2012 - 09:52
    Беренче һәрвакыт истә
    Шушы көннәрдә «Яшел Үзән» газетасының беренче баш мөхәррире Луиза Ибраһим кызы Кашапова гомер бәйрәмен - туган көнен билгеләп үтә. Күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән аны юбилее белән ихлас тәбрик итәбез һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Люция Шәрәфиева, «Яшел Үзән» газетасының икенче баш мөхәррире (хәзерге көндә «Болгар» радиосының өлкән мөхәррире): -...
  • 28 июнь 2012 - 05:40
    Сугыш патроннары саклаган
    Яшел Үзән шәһәр суды, РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге 222нче статьясы буенча, законсыз рәвештә сугыш припаслары саклаган өчен, Н.Хлюзовага карата хөкем карары чыгарды. Н.Хлюзова 2002 елның 27 июлендә Яшел Үзән психоневрология интернатында эшләгәндә, палаталарның берсен җыештырганда, тумбочкаларның берсендә сугыш припаслары - 9 мм калибрлы 16 патрон таба һәм аны, өенә...
  • 28 июнь 2012 - 05:39
    Хатынын кыйнап, җавапка тартылган
    Яшел Үзән мировой судьясы шәһәрдә яшәүче 29 яшьлек А.Герасимовка карата РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге, 119нчы статьясы буенча гаепләү карары чыгарды. Ул хатынына үтерү белән янаган. А.Герасимов, җинаятьләре өчен элек хөкемгә тартылган булса да, акылга утырмаган, төзәлү юлына басмаган һәм менә янә җинаять кылган. Ул быел 12 апрельдә Комаров урамының...
Реклама