Китәләр кызлар сугышка...
Береннән-бере чибәр.
Ни әйтик бу язмышка!?
Сугыш юллары хәтәр...
Авылымның сылулары
Китә бүген сугышка...
Кайтыр микән башкайлары,
Кайтмаслар микән башка?
Китәләр кызлар сугышка:
Нәгыймә, Гөлсем, Сара...
Үксеп елый әниләре,
Йөрәкләр тулы яра.
Китә сугышка Сәмирә,
Мәрьям, Дуся, Талига...
Якты өметләр өзелә,
Сөйгән ярлары кала.
Китәләр кызлар сугышка:...