Яшел Үзән

8 июнь 2012 яңалыклары

  • 8 июнь 2012 - 12:49
    Өч көн ял
    12 июнь - Россия көне, ул көн ял булып исәпләнә. Хөкүмәтебез карары нигезендә 9 июньдәге шимбә ялы дүшәмбе - 11 июньгә күчерелә. Шулай итеп, 10,11,12 - ял көннәре. Ә менә 9 июньдә эшлибез.
    339
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 12:48
    «Маяк»та – «Армада-2012»
    Бүген «Маяк» спорт комплексында «Армада-2012» актив ял фестиваленең соңгы көне. Төп максаты - актив тормыш позициясе алып баручыларны, автомобиль спортын яратучыларны берләштерү. Монда юлсыз җирдән йөрүче автомобильләр узышы кызыклы булды. Фестивальне оештыручылар шулай ук халык арасында «Никотинны витаминга алмаштырам!» акциясен уздыра.
    276
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 12:46
    Чыбыклы радио бетә....
    Чыгымнар күп булу сәбәпле, бөтен Татарстан буенча чыбыклы радио эшләүдән туктый. Шәһәрдә әле бу радионы тыңлаучылар шактый җыела иде. Май аеннан мондый радиолар өчен абонент түләүләре алынмаячак. Чыбыклы радиодан алып барылган тапшыруларны УКВ- ЧМ 68,48 МГц дулкынында тыңларга мөмкин.
    352
    0
    0
  • 8 июнь 2012 - 10:14
    Аннага тиңнәр булмады
    Шәһәребезнең 9нчы лицее укучысы Анна Егорушкова яшь нәфис сүз осталарының Бөтенроссия «Тере классика» бәйгесендә гран-при яулады. 1 июньдә Мәскәү театрларының берсендә илебезнең 83 төбәгеннән 249 бала җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә бу бәйге җиңүчеләре. Ярты ел барган һәм 2 миллион бала катнашкан бәйгедә җиңү генә ни тора! Әмма җиңүчеләр...
    328
    0
    0
Реклама