Шәһәребезнең 9нчы лицее укучысы Анна Егорушкова яшь нәфис сүз осталарының Бөтенроссия «Тере классика» бәйгесендә гран-при яулады.
1 июньдә Мәскәү театрларының берсендә илебезнең 83 төбәгеннән 249 бала җыелды. Алар барысы да үз төбәкләрендә бу бәйге җиңүчеләре. Ярты ел барган һәм 2 миллион бала катнашкан бәйгедә җиңү генә ни тора! Әмма җиңүчеләр...