Менә ел буе көткән бәйрәм дә килеп җитте. Авыл халкы, чәчү эшләрен тәмамлап, Сабан туена әзерләнде.
Бәйрәмнән бер атна элек, өйдән-өйгә йөреп, бүләкләр җыелды. Апалар һәм кызлар иң матур киемнәрен алдан әзерләп куйдылар. Иртәгә - авылларда сабан туе! Халык мәйданга агылыр, батырлар көч сынашыр. Ә сабан туе мәйданында барысы да...