Аны Яшел Үзәндә яхшы беләләр. Гали Хәлилов - гаделлек өчен көрәшүче үзенчәлекле шәхес.
Югыйсә, үзе ярдәмгә мохтаҗ кеше ул. Күзләре дә күрми, аяклары да авырта аның. Шулай булуга карамастан, тап-таза егетләргә эшләрендә булыша Гали Абдулла улы. Әйтик, җинаятьчеләрне табуда - полициягә, янгын чыгармауда - янгынчылар күзәтчелегенә... Аерым кешеләргә, йә оешмаларга...