Яшел Үзән

18 май 2012 яңалыклары

  • 18 май 2012 - 04:52
    МОТОЦИКЛ БЕЛӘН ҖЕНЛӘНГӘННӘР ҖЫЕНЫ
    Иртәгә «Кавасаки Вулкан» дип аталган япон мотоциклында йөрүчеләр Яшел Үзәндә җыелачак. Үзләрен «Вулконолог» дип атаган мотоциклчылар Россиядән тыш, Украина һәм Казахстаннан да киләчәк. Узган ел бездә мондый җыен булган иде инде. Быел кунаклар үзләренең җилдәй җитез йөрүләрен күрсәтәчәкләр. Алар шулай ук Зөя утравына һәм Раифа монастырена да барырга ниятлиләр.
    526
    0
    0
  • 18 май 2012 - 04:51
    Диктант язарга кил
    Бүген 18 сәгатьтә һәр теләгән кешегә, район һәм шәһәр мәктәпләренә килеп, татар һәм рус телләреннән диктант язарга мөмкин. Текстларны татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, ә вуз укытучылары да әйтеп торачак. Диктантларга куелган билгеләрне тикшерүче һәм диктант язучы кеше генә беләчәк, минем билгемне башкалар да...
    483
    0
    0
  • 18 май 2012 - 04:50
    Хилафлыклар ачыклана
    Яшел Үзән муниципаль районында коррупциягә каршы тору максатында оештырылган комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Муниципаль район Советы аппараты юристы Диана Иксанова комиссия әгъзаларын кабул ителгән карарларда, документларда коррупциоген факторларны ачыклау максатында ясалган анализ нәтиҗәләре белән таныштырды. Бигрәк тә җирле советларның карарларында белем җитмәүдән ясалган хаталар җитәрлек. Узган ел якынча 30дан...
    490
    0
    0
  • 18 май 2012 - 04:49
    Сессия була
    Бүген, 18 майда, 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзән шәһәр Советы сессиясе була. Төп мәсьәләләрнең берсе - «Яшел Үзән шәһәре» муниципаль берәмлек уставына үзгәрешләр кертү.
    2588
    0
    0
Реклама