Яшел Үзән

16 май 2012 яңалыклары

  • 16 май 2012 - 07:26
    Эшмәкәрләр игътибарына
    21-25 май, Бөтенроссия эшмәкәрләр көне уңаеннан, Татарстан Республикасында эшлекле климатны яхшырту максатыннан, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы «Татарстан Республикасында язгы эшмәкәрлек атналыгы» форумы үткәрә. Яшел Үзән эшмәкәрләрен әлеге форумда катнашырга чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон (843) 236-99-00, электрон адрес: org@tpprt.ru, org@tpprt@bk.ru.
    1208
    0
    0
  • 16 май 2012 - 07:26
    Милли кухня көннәре
    Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты 14еннән 25 майга кадәр Милли аш көннәрен игълан итте. 18 майда Яшел Үзәннең Комаров урамындагы фонтан янындагы мәйданда Яшел Үзәннең җәмәгать туклануы предприятиеләре үз продукциясен күрсәтәчәк һәм сатачак. Биредә татар, рус, яһүд, украина, кытай, кыскасы, республикада, муниципаль берәмлектә нинди милләт яши, шулкадәр кухня тәкъдим ителәчәк....
    579
    0
    0
  • 16 май 2012 - 07:25
    «Безопасное колесо-2012»
    11 майда 1нче лицейда яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Безопасное колесо» муниципаль бәйгесе булды. Бәйгедә район һәм шәһәр мәктәпләреннән 18 команда катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртүдә көч сынашты. «Юл иминлеге өчен бергәләп» дигән исем астында иҗади конкурс барысына да ошады. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: I...
    579
    0
    0
  • 16 май 2012 - 07:25
    Тиздән Сабан туйлары
    Тиздән милләтебезнең иң көтеп алган бәйрәме - Сабан туйлары гөрләячәк. Быел ул районыбыз авылларында 2-3 июньдә, Яшел Үзән шәһәрендә - 11 июньдә, ә Казанда 23 июньдә булачак.
    625
    0
    0
  • 16 май 2012 - 07:24
    Мактаулы исем
    Күпьеллык намуслы хезмәте, халык сәламәтлеген саклау эшендәге зур казанышлары өчен «Сосновый Бор» шифаханәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Гатина Дилбәр Рифкать кызына «Татарстан Республикасынын атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
    1
    0
    0
  • 16 май 2012 - 07:23
    Котлыйбыз!
    Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында һөнәри белем бирүне үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен, «Зеленодол механика көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры Муханов Виктор Семеновичка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
    0
    0
    0
Реклама