Быелгы яз игенчеләрнең түземлеген сынады шикелле. Җылытып-җылытып алса да, явым-төшем килеп эшләрне өзгәләп торды. Җирнең тигез өлгермәве аркасында чәчү төгәлләнмәде әле.
Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әйбәт әзерләнгәннәр иде анысы. «Авангард» акционерлык җәмгыяте, мәсәлән, үзе генә дә өч чәчү агрегаты әзерләгән иде. Әмма җир өлгермәгән булса, чәчүне ашыктыруда мәгънә юк....