Яшел Үзән

10 май 2012 яңалыклары

  • 10 май 2012 - 12:08
    Җиңү язы – Яшел Үзәндә
    Бөек Җиңүнең 67нче язын Яшел Үзән традиция буенча яу кырында башын салганнар хөрмәтенә кабызылган Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлый. Гүзәл Минһаҗева Җиңү паркы каршындагы мәйданда укучы яшьләрдән торган парад, хәрби техника, предприятиеләрнең чәчәкләргә күмелгән колонналары тантана башлануны көтә. Менә хәрби комиссар тантанага барысының да әзерлеген хәбәр итә һәм Бөек Җиңү...
  • 10 май 2012 - 12:07
    Заводта яңа катер төзеләчәк
    Узган атнада М.Горький исемендәге суднолар төзү заводында 21980 проекты буенча хәрби катерга нигез салдылар. Тантанага ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, РФ оборона министрлыгының Су өсте кораблары департаменты бүлеге җитәкчесе Андрей Щербань, Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы ачык...
  • 10 май 2012 - 12:06
    Гомерләр уза икән ул...
    Әнием Шәмсебәян, әти-әнисе үлгәч, Айдар авылында бабасы Камалетдиннарда үсә. Таза тормышлы кешеләр була алар. Шулай бервакыт дус кызы белән кер чайкаганда яхшы киенгән бер егетне күреп, «Шундый матур киявең булса икән», - дип әйтеп куя. Ә егет шушы иптәш кызының туганы булып чыга. Шәмсебәян әйткән сүзне туганы Галиуллага җиткерә. Әни...
  • 10 май 2012 - 12:05
    Сабыр төбе – сары алтын, дигән борынгылар
    Норлат, районыбызның барлык авыллары шикелле, соңгы елларда читтән кайтып төпләнүчеләр хисабына зурая. Нинди генә гаиләләрне очратмыйсың. Авыл үзәген, нигездә, тәртипле, эшчән гаиләләр тотып тора. Ә андыйлар бездә шактый. Менә Мәүлия апа белән Чулпан абый Сафиннарны гына алыйк. Бергә гомер итүләренә тиздән 50 ел була икән. 50 ел бер-береңә ихтирамны югалтмый,...
  • 10 май 2012 - 12:02
    Гөрли Казан!!!
    Кода-кодагый каршы алырга, килен төшерергә әзерләнгән йортны күз алдына китерә аласызмы? Андый йортны буйыйлар, төзәтәләр, ирләр ишек алларын тәртипкә китерә, кага, суга. Бүгенге Казан да нәкъ менә шундый йорт кебек, мәҗлес алдыннан була торган ыгы-зыгы хәлендә, зур бер төзелеш мәйданын хәтерләтә. Барлык җирдә кагалар, сугалар, төзиләр, төзәтәләр. 2013 елда үтәчәк...
  • 10 май 2012 - 12:01
    Камадагы вакыйга
    Балык тотарга дисеңме? Үлеп тә китә шул балык өчен минем баҗай. Бүген дә ул әнә, үзләренә кунакка килгән кияве Кипарисны үзе белән Кама елгасына балыкка барырга күндереп, ачылып та бетмәгән күзләрен уа-уа таң белән су буена юнәлделәр. Баҗай үзенең алдагы көннәрдә күпме балык тотканнары, беләк озынлыгы ничә балык кармагын өзеп...
  • 10 май 2012 - 12:00
    Цивилизация дәрәҗәсен – хайваннарга мөнәсәбәттән
    Белмим, бу язмам белән кемдә дә булса, кызыксыну уятырмын микән, әмма битараф калмаучылар да булыр, дип уйлыйм. Сүзем урам этләре һәм мәчеләре турында. Барыбызның да иртән эшкә барганда туңып-өшеп утыручы мәчеләрне, этләрне күргәне бар. Күбебез аларны күрми дә яки күрмәмешкә салыша. Кемнең дә булса аларны сыйпап киткәне, яки ашарына биргәне...
  • 10 май 2012 - 11:54
    Хәлең ничек, Иделкәем?!
    ...Кич. Кәеф яхшы, күңел күтәренке. Радиодан «Идел буе каеннары» дигән җырны халкыбызның яраткан җырчысы Илһам Шакиров башкара. Җыр агыла да агыла. Күпме карасам да, карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар җитәкләшеп, яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Җыр-моң дәвам итә, күз алдында якты кояш нурлары уйный, колакта акчарлак тавышлары яңгырый, урман...
  • 10 май 2012 - 05:02
    Министрлар Кабинетында киңәшмә
    5 май көнне ТР Министрлар Кабинетында төзелеш һәм торак төзү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрелде. Анда әлеге мәсьәләләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин яктыртты. Видеоконференция эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә эшне алып бару өчен уңайлы көннәрдән максималь файдаланырга тиешлекләрен искәртте. Яшел Үзән...
Реклама