Яшел Үзән

25 апрель 2012 яңалыклары

  • 25 апрель 2012 - 10:28
    Горькийлылар яңа йорт төзи
    «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыятенең социаль программаларының иң мөһим пунктларының берсе - торак мәсьәләсен хәл итү. Бүгенге көндә Яшел Үзәннең Фрунзе урамында завод өчен 132 фатирлы ун катлы йорт төзелеп килә. Фатирлар завод хезмәткәрләренә ташламалы шартларда биреләчәк. Завод хезмәткәрләре арасында фатирларны бүлү тәртибе язылган положение эшләнде инде.
    937
    0
    0
  • 25 апрель 2012 - 10:28
    Җиңү көненә багышлап
    Апрель ахырында - май башында спорт учреждениеләрендә узачак бөтен төр ярышлар 9 Май - Җиңү көненә багышлана. 26 апрель көнне 5нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе «Дельфин»да Җиңү көненә багышлап йөзү буенча ярышлар уза. 5 майда - 1нче спорт мәктәбендә сугыш ветераннары белән чәй мәҗлесе. Осиновода 1-8 майда - шахмат һәм шашка...
    702
    0
    0
  • 25 апрель 2012 - 10:27
    Дога булып барсын
    Бөек Ватан сугышында җиңүнең 67 еллыгын каршыларга әзерләнү барышында 23 апрельдән шәһәрдә һәм районда «Георгиев тасмасы», «Хәтердә минем, хәтердә! Чиксез горурланам!» Бөтенроссия акциясе старт алды. Төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләренең җиңел машинасында, сугыш афәтенең әле дә хәтердә булуын искәртеп һәм Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен үзен-үзе аямый көрәшкәннәрне...
    898
    0
    0
  • 25 апрель 2012 - 10:27
    Коръән укучылар бәйгесе
    19 апрельдә шәһәр мәдрәсәсендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән уку бәйгесе узды. 100гә якын бала катнашкан бәйгедән бер генә кеше дә бүләксез китмәде: һәр кеше күңеленә иман нуры, изге Коръән сүзләре үтеп керде. Коръән сүрәләрен яттан укучы «иң-иң»нәргә спонсорларның бүләкләре тапшырылды. Болар хакында киләсе саннарның берсендә укырга мөмкин булачак.
    1344
    0
    0
  • 25 апрель 2012 - 10:25
    Район Советы сессиясе булды
    Узган атнада муниципаль район Советы депутатлары XVIII сессиягә җыелды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә: 2011 елда кабул ителгән 120нче бюджет турындагы карарга үзгәрешләр кертү турында, Яшел Үзән шәһәре прокурорының күрсәтмәсе һәм «Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итү турында карарлар кабул иттеләр.
    737
    0
    0
Реклама