Яшел Үзән

17 апрель 2012 яңалыклары

  • 17 апрель 2012 - 11:15
    ХУҖАЛЫКЛАР ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ ӘЗЕР
    Апрель аеның җылы кояш нурлары үзенекен итә: кар-боз күз алдында эреп юкка чыга бара, җир чистарып авыл кешесенә хезмәт кыры ачыла. Менә шул язгы кыр эшләрен иң уңайлы вакытта башкарырга кирәк һәм аларны мөмкин кадәр кыскарак тоту да сорала кешедән. Язгы көннең ел туйдыруы ашыктыра. Ильяс САЛИХҖАН Эшне тиз тоту...
    2065
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:14
    «Тынычлыкның чиге юк»
    11 апрельдә 1нче урта мәктәп бинасында Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышлап милли бию һәм җырларның «Тынычлыкның чиге юк» дип исемләнгән I муниципаль балалар-яшүсмерләр фестиваль-бәйгесе булды. Әлифел ТАРАЗОВА Муниципаль район башкарма комитеты, Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясының Яшел Үзәндәге вәкиллеге, мәгариф идарәсе, 1нче лицей оештырган әлеге фестиваль-бәйгенең төп максаты балалар һәм яшүсмерләрнең...
    573
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:13
    Урамда – яз, ә күңелдә – балаларның җәйге ялы
    Мәктәп балаларының җәйге ялын оештыруга кереште дә инде өстәгеләр. 2012 елның җәйге чорында Яшел Үзән муниципаль районында балалар «Чайка», Муса Җәлил исемендәге, «Горьковец» лагерьларында, «Васильевский», «Сосновый бор» шифаханәләрендә ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, хезмәт һәм ял, көндез эшләүче мәктәп лагерьлары балаларны кабул итәчәк. Теләгәннәргә палаталы лагерьда ял...
    1085
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:11
    Бактерияләр белән дус яшик
    Миңа бер әңгәмә шаһиты булырга туры килде. Ике хатын, сүз иярә сүз чыгып, табибларны сүгеп алдылар. «Дәвалый белмиләр, кефир эчәргә кушалар. Өлкәннәрдән көлүләре шулдыр инде!» Бу сүзләр артында нинди авыру ятканын аңлавы кыен түгел, кефир, димәк, сүз дисбактериоз турында бара. Аның белән өлкәннәрнең - 80, балаларның 30-40 проценты интегә. Туры...
    915
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:08
    Тәрбия бакчадан башлана
    Мәктәпкәчә яшьтәге балачак - шәхес формалашуда иң мөһим этапларның берсе, баланың үзен чолгап алган тирәлектә ориентлаша алуы бәяләп бетергесез байлык. Бу чорда мөгаллимнәрнең бурычы - балаларда табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә, үзенә һәм бүтәннәргә җылы, йомшак мөнәсәбәт тәрбияләү ул. 7нче «Чебурашка» мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе 2011 елда «Эко мәктәп/Яшел флаг» Халыкара программага...
    1385
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:05
    Талантларга бай син, Норлатым!
    Норлат авылы элек-электән талантларга бай авыл. Шунлыктан мәдәният йорты да күп талантларга ия булган затлар белән дан казанып эшләп килә. Һәрбер бәйрәмне үзенчәлекле, кызык, кеше игътибарын җәлеп итәрлек итеп уздыралар. Әле менә күптән түгел генә, 8 мартта - «Илгә -матурлыкны, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр» дип исемләнгән әниләргә...
    690
    0
    0
  • 17 апрель 2012 - 11:04
    «Мин татарча сөйләшәм!»
    Акциягә төрле милләттәге, төрле яшьтәге якынча 1600 кеше җәлеп ителде. «Әйдәгез, татарча сөйләшик» девизы астында бер төркем активистлар урамнарга чыктылар, кибетләрдә, китапханәләрдә, мәгариф идарәсендә, балалар бакчасында, полициядә, салым инспекциясендә, үзәк колхоз базарында, почта бүлегендә, саклык банкында, янгын сүндерү идарәсендә, социаль яклау бүлегендә, поликлиникада булдылар. Татар телендә аралаштылар, эмблемалар, календарьлар, сүзлекләр...
    1
    0
    0
Реклама