Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша.
Бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Әти-әнисе, әбисе, гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч, ягымлы сөйләшсәләр, кайгыртучан, ихтирамлы булсалар, эш-тәртип яратсалар, бала бу сыйфатларны җиңел үзләштерә....