Яшел Үзән

12 апрель 2012 яңалыклары

  • 12 апрель 2012 - 12:08
    Җәйне көткәндә
    Ниһаять, салкын кыш узып китте, ә хәзер барыбыз да түземсезлек белән җәй җитүен көтәбез. Урамда яз хакимлек итә, кар эри, гөрләвекләр ага, кар астыннан чүп-чар калка. Шуңа ярашлы рәвештә кышкы чорга нәтиҗә ясарга, быелгы җитешсезлекләр кабатланмасын өчен алдан чарасын күрергә кирәк. Җәй җәй инде ул, сизелмичә үтәр дә китәр, ә...
  • 12 апрель 2012 - 12:07
    СЕЗ НӘРСӘ УКЫРГА ТЕЛИСЕЗ?
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безнең бар тырышлыгыбыз - сезнең өчен! Бу тормышта чыгып торган аңлашылмаучылыкларга, күңелегездә туган сорауларыгызга ачыклык кертергә тырышабыз. Тиешле оешмаларга барып җаваплы кешеләрдән аңлатмалар алабыз. Шулай итеп, сезгә, бигрәк тә авылда яшәүче өлкәннәргә, уңайлыклар тудырабыз. Әлбәттә, яшь буынны да онытмыйбыз: балаларыбыз тәүфыйклы булып үссен өчен, газета битләрендә милли...
  • 12 апрель 2012 - 12:06
    Римма Ратникова янәдән рәис
    ТР Журналистлар берлеге иҗади оешмасының XVIII съезды эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты башлыгы Ю.Камалтынов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе М. Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе А.Джазоян катнашты. Ф.Мөхәммәтшин делегатларны һәм кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламләп, ТР Президенты мөрәҗәгатен укыды. Республика ирешкән уңышларда, һичшиксез,...
  • 12 апрель 2012 - 12:05
    Гаилә тәрбиясенең кайбер мәсьәләләре
    Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша. Бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Әти-әнисе, әбисе, гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч, ягымлы сөйләшсәләр, кайгыртучан, ихтирамлы булсалар, эш-тәртип яратсалар, бала бу сыйфатларны җиңел үзләштерә....
  • 12 апрель 2012 - 12:02
    КҮМӘК ЭШ ТӘ ОТЫШЛЫ
    Күмәк хуҗалыкларга, ягъни колхозларга ясин чыктык инде без. Күпләр шуларны, терсәкләрен тешләрдәй булып, сагыналар да, әмма соң инде хәзер. Аларны тарату белән бергә югалтуларны күп кичерде авыл. Мисалга, ничәмә еллар тупланган хезмәт тәҗрибәсенең дә юкка чыгуы - үкенеп башларны орырдай зур югалту икәнлеге бәхәссез. Дөрес, элеккечә күмәкләшеп эш алып баручы...
  • 12 апрель 2012 - 12:01
    Игелекле җитәкче
    Уйламаганда мәдәният йортында җылылык системасында авария булды. Эш урыныбызда бер-бер хәл килеп чыкмаса ярар иде, дип дер калтырап торабыз бит хәзер. Үзегез беләсез, финанс кытлыгы чорында берәү дә, әйдә, булышабыз, ярдәм итәбез, дип тормый. Ярый шул шәфкатьле кешеләргә тап булсаң. Юк икән, бер кечкенә генә мәсьәләне дә хәл итә алмыйча...
  • 12 апрель 2012 - 12:00
    Күрешүләр кирәк
    Бөтен эшне ЕГЭ бозды... Яхшы гына укып, бөтен сыйныфыбыз белән унбер еллык мәктәп аттестаты алырбыз, дип хыялланганда, тугызынчы сыйныфны гына тәмамлау турында аттестат алып, күбебез шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. 2011 елның соңгы кыңгыравы шалтыраганда 12 укучы идек, бүгенге көндә X сыйныфта бары бишәү генә укып йөрибез. 7 егетебез шәһәрдә...
  • 12 апрель 2012 - 12:00
    Күңеллелек үзебездән тора
    Яз айлары җитү белән күңел җилкенә башлый, яшәү дәрте арта, мәхәббәт өстәлә. Әмма быел кышның бер дә китәсе килмәде бит. Язны тизрәк китерү теләге белән, соң булса да, уң булсын дигәндәй, без дә Нәүрүз үткәрдек. Авыл халкы мәдәният йорты янына җыелды. Карлар тизрәк эреп бетсен, дигән теләк белән карачкы яндырдык,...
  • 12 апрель 2012 - 11:58
    «Мин татарча сөйләшәм!»
    Татарча да яхшы бел, Урысча да яхшы бел! Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел. Ш.Маннур. 3нче гимназиянең IIБ, IIА сыйныф укучылары «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында шәһәребезнең А.Гайдар исемендәге балалар китапханәсендә булдылар. Китапханәчеләр китап укучылар белән татар телендә аралашты, татар телен өйрәнү кирәклеге турында сөйләште. Балалар һәр кешегә...
  • 12 апрель 2012 - 11:54
    Шагыйрә Йолдыз Шәрапова: Газетаны яратканнарны яратам!
    Йолдыз Шәрапова исеме балаларга да, олыларга яхшы таныш. Балалар аны «Сабантуй» газетасы аша җанга якын ихлас шигырьләре өчен яратса, өлкәнрәкләр күп бала тәрбияләүче - үзе табып үстергән дүрт улы янына бишенче бала итеп кечкенә Әдиләне сыендырган ана буларак хөрмәт итә. Балаларны яратуы дәрәҗә китергән анага. Ул дистәләгән китап авторы. Юбилее...
Реклама