Яшел Үзән

10 апрель 2012 яңалыклары

  • 10 апрель 2012 - 09:34
    Халыкара сәүдә юллары безнең төбәктә очрашырга мөмкин
    Зөядә төзелүче логистика үзәге - Кытайда башланып, Казахстан һәм Россия аша үтеп, Европага җиткерүче сәүдә юлының Иделдәге төп таянычы булуы ихтимал. Логистика үзәгенең халыкара әһәмияткә ия булуы безнең якка гаҗәеп зур мөмкинлекләр ачачак. Беренче чиратта ул кешегә күп төрле эш урыннары булдыруы белән кадерле. Ильяс САЛИХҖАН Бу мәгълүматны «Горький исемендәге...
  • 10 апрель 2012 - 09:29
    Зөя кала-утравы туристларны кабул итәргә әзер булырга тиеш
    Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә ике проблема бар - берсе юлларны төзекләндерү һәм 2012 елда туристлык сезонына әзер булмау. Бу хакта Зөя утрау-шәһәрчегенә эш сәфәрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Илдар Халиков белән Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә 3 объектны карады. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бер генә төбәк тә Татарстан кебек һәйкәлләр төзелешенә...
  • 10 апрель 2012 - 09:27
    Өйләр җылы булсын өчен,ЗПТС кирәк кешегә
    Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе (ЗПТС) шәһәрдә 643 торак йортны җылыта, аның карамагында 20 котельный һәм 16 җылылык бүлү пункты бар. Узып баручы кыш ЗПТС тарихында тагын бер бай сәхифә калдыра. 2011-2012 елның ягу сезоны, һичкайчан булмаганча, иртәрәк башланды: 19 сентябрьдә фатирларыбыз җылынган иде инде, әмма кыш салкын булды. Узган...
  • 10 апрель 2012 - 09:25
    «Мин татарча сөйләшәм!»
    Татарстанда башланып киткән «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе безнең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейда да үткәрелде. Ул Нәүрүз бәйрәме белән башланып китте. Бу бәйрәм гөрләп узды. Иртәдән фойеда милли көйләр, яз турында җырлар, өндәмәләр яңгырап торды. Егетләр һәм кызлар һәр кешене кош теле белән сыйлап торды. Бәйрәм башлангыч сыйныф укучылары һәм татар...
  • 10 апрель 2012 - 09:21
    Бурыч арта да арта
    Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә халыкның бурычы арту кискен проблема булып тора. Яшел Үзән муниципаль районы буенча ул 1 апрельгә 197 миллион сумнан арткан. Шәһәрдә яшәүчеләрнең - 145 миллион сум. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде. «Яшел Үзән шәһәре информацион-исәп-хисап үзәге» муниципаль...
  • 10 апрель 2012 - 09:20
    Җир бүлешә алмаганнар
    Республикада җир участоклары бирү иң коррупцияле өлкәгә әйләнде. Вазифадагы затлар җинаятьләрне нәкъ менә шул муниципаль җирне бүлгәндә кыла. Яшел Үзән судының Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты белгече 60 яшьлек ханымга чыгарган хөкем карары үз көченә кертелде. Прокурор урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, узган елның язында белгеч Казанда яшәүчегә Осиноводан 0,06...
  • 10 апрель 2012 - 09:19
    Түләргәме, әллә түләмәскәме?
    - Күп фатирлы йортны тоту һәм агымдагы ремонт капиталь ремонттан нәрсәсе белән аерыла? Капиталь ремонт планлаштырылган һәм шулай ук капиталь ремонт алып барылган күп фатирлы йортта яшәүчеләр агымдагы ремонт өчен түләргә тиешме? Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов аңлатуынча, йортны тоту, агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү РФ Госстройның 170нче карары...
  • 10 апрель 2012 - 09:18
    Мөстәкыйль балалар
    27 мартта балалар иҗаты үзәгендә «Грани» отряды катнашында наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» республика слеты булды. Ул ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе эшләгән республика проекты буенча оештырылды. Төп юнәлеше - мәктәп яшендәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Балалар үзләре дә аны...
  • 10 апрель 2012 - 09:16
    Алгы сафта
    1996 елда 20 яшьлек сержант Сергей Строителевны Йошкар-Олада Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә «кайнар ноктага» җибәрәләр. Чечня һәм Дагыстанда бик күп батыр, кыю, көчле рухлы кешеләр белән очрашып дуслаша ул. Авыр сугыш операциясендә яраланганнан һәм күп дусларын югалтканнан соң, чын дуслыкның һәм хәрби бурыч үтәүнең чын мәгънәсенә тагын...
Реклама